Accessibility links

Япониядә төрек-татар мәдәнияте көннәре узачак


Гөлнара Карасава
Гөлнара Карасава

17-19 майда Токиода төрек-татар мәдәнияте көннәре оештырыла. Токиода беренче мәчетне татарлар төзегән булган.

Анда яшәүче милләттәшебез Гөлнара Карасава “Азатлык”ка белдерүенчә, бу чара Япониягә күчеп килгән татарлар тарафыннан 1938 елны салынган мәчетнең 75 еллыгы уңаеннан оештырыла. Билгеле булганча, Япониядә татарлар мөселманнар тормышында мөһим урынны алып торган. Барлык имамнар да татарлар булган. Соңгы татар имамы булып 1984 елга кадәр Гайнан Сафа торган. Соңрак Индонезия, Пакстан, Бангладештан һәм башка илләрдән шактый гына мөселманнар килеп урнашкан.

Бу чарада кунакларны татар тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырачаклар.

19 май көнне Япониядәге Тама зиратында татарлар рухына дога кылыначак. Шунда ук озак еллар Япониядә яшәгән күренекле мәгърифәтче, журналист, сәяхәтче, сәяси җитәкче һәм ислам миссионеры Абдерәшит Ибраһим да җирләнгән. Кызганычка, аның мирасы Татарстанда аз өйрәнелгән.

Шул ук көнне татар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган симпозиумда япон галимнәре чыгыш ясаячаклар. Аерым алганда Сакамото Тсутому, Коматсу Хисао, Мисава Нобуо, Мерзан Дүндар, Матсунага Акира татарлар һәм төрекләр турында сөйләячәк.

Төрек-татар мәдәнияте көннәрендә рәсем күргәзмәсендә катнашу өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов чакырылган. Аның күргәзмәсе 17-30 май көннәренә каралган. Татар милли киемнәре белән таныштыру өчен Суфия Хәйбрахманова киләчәк. Аның күргәзмәсе шулай ук май азагына кадәр ачык булачак.

Шулай ук чарада татар ашлары да тәкъдим ителәчәк. Алар белән Сан-Францискодан килгән Оркыя Сафа таныштырачак.
XS
SM
MD
LG