Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:34

Парижда Универсиадага бойкот белдерделәр


Хокук яклаучылар Универсиаданы бойкотларга чакыра. Париж, 27 апрель 2013

Хокук яклаучылар Универсиаданы бойкотларга чакыра. Париж, 27 апрель 2013

Эйфель манарасы янында узган пикетта активистлар Казанда этләрне үтерүне туктатуны таләп итеп, халыкны уеннарга бойкот белдерергә чакырды.

27 апрельдә Франция башкаласында хайван хокукларын яклаучылар Казанда узачак Универсиадага бойкот белдереп урам җыенына чыкты. Активистлар рус, инглиз һәм француз телендә Татарстан хакимиятеннән хуҗасыз этләрне үтерүне туктатырга таләп иткән плакатлар тоткан.

"Универсиаданы бойкотларга чакырган плакатыбыз аеручы туристларның игътибарын җәлеп итте. Алар аны күп итеп фотога төшерде", - дип сөйләде Азатлыкка пикетны оештыручы Наталья Клузо.
Наталья Клузо

Наталья Клузо

Хокук яклаучылар халыкка махсус әзерләнгән кәгазьләр дә тараткан. Мөрәҗәгатьтә халыкны Казан мэры Илсур Метшинга, Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиленә, Универсиада дирекциясенә хайваннарны үтертүне туктатырга таләп итеп электрон хатлар язарга чакыралар.

Чарада Татарстан вәкиллеге кешеләре күренмәде, ди Клузо. Аның сүзләренчә, активистлар вәкиллеккә инде өч атна дәвамында хатлар язып торалар. Ләкин әлегәчә бернинди җавап та килмәгән.

"Универсиада бит ул – зур халыкара бәйрәм. Ул кешеләрне берләштерергә, яхшылыкны, мәрхәмәтлелекне алга сөрергә тиеш, хайваннарның кан коешына әйләнергә түгел. Халыкның бу мәсьәләдә борчу белдерүе, гаҗәпләнүе – нормаль һәм аңлашыла торган күренеш. Алар шундый матур итеп башланган эшнең коточкыч итеп тәмамлануына юл куймаска тырышалар", - диде Наталья Клузо Азатлыкка биргән әңгәмәсендә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG