Accessibility links

Мисырдан Казанга кайткан очкычка Сүриядә һөҗүм булганлыгы әйтелә


Мисырдан Казанга туристларны алып кайтучы очкычның Сүрия күгендә һөҗүмгә дучар булганлыгы, әмма очучыларның читкә тайпылып котылып калулары белдерелә.

Мисырның Шәрм-әш-Шәих шәһәреннән Казанга юлчыларны алып кайтучы А-320 очкычы Сүрия күгендә һөҗүмгә дучар булган. Бу турыда мәгълуматы булган, исеме аталмаган бер кешенең Интерфакс агентлыгына белдерүенчә, 159 юлчыны утырткан NordWind Airlines ширкәте очкычына җирдән ракеталар атылган, әмма очучылар читкә тайпылып юлчыларны да, очкычны да саклап калган.

Иртәнге сәгать сигез тулганда Казан һава аланына төшеп утыру белән үк очкычны тикшергән белгечләр аңа бернинди зыян булмаганлыгын күргән. Бу турыда белдергән "Казан" халыкара һава аланы баш мөдире Алексей Старостин әйтүенчә, һәммә нәрсә әйбәт кенә узган, очучылар һава аланы хезмәткәрләренә Сүрия күгендә ниндидер проблемнар булганлыгын әйтмәгән.

Интерфакс чыганагы әйтүенчә исә, җир-һава ракетлары очкычка төбәп атылган дип исәпләнә, әмма һөҗүм итүчеләрнең очкычның Русиянеке булуын белү-белмәве билгесез.

Берничә сәгатьтән Росавиация Русия юлчылык очкычы очучыларының Сүрия күгендә "хәрби чаралар алып барылуын күрсәтүче билгеләр" күргәнлеге турында рәсми белдерү чыгарды. Анда, очучылар фикеренчә, ул чараларның очкычка куркынычлы булганлыгы әйтелә. Росавиация шулай ук хәзер бу мәгълүматның Сүрия ягында тикешерелүен дә белдерә.

Сүрия авиадиспетчерлары исә Сүрия һава киңлекләрендә юлчылык очкычының һөҗүмгә дучар булганлыгы турында бернинди хәбәр дә булмады, дип белдерә.

Ул арада Русия белгечләре юлчылык очкычының андый маневр ясап ракет һөҗүменнән читкә тайпыла алуына шик белдерә башлады.

Үзе дә очучы булган очышлар иминлеге белгесе Владимир Герасимов: "Очучыларның андый ракета һөҗүмен күрү мөмкинлеге юк", дип белдерде.

Интернет форумнардагы фикер алышуларда исә кайберәүләр Стингер яки Игла шәкелендәге ракетларының 3,5-3,8 чакрым биеклеккә генә күтәрелә алуын, ә очкчыкларның кимендә 10 чакрым биеклектә очуын язып моны моңарчы киң катламнарга билгеле булмаган NordWind Airlines ширкәтенең арзанлы пиар чарасы дип атады.
XS
SM
MD
LG