Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы «Агора»ны чит ил агенты буларак теркәтмәкче


Татарстан прокуратурасы «Агора» оешмасына хөкүмәткә карамаган оешмалар турындагы канун бозуларын белдереп хат юллаган. Прокуратура эшчәнлеге сәясәт белән бәйле булган һәм чит илдән финансланган барлык оешмаларга чит ил агенты буларак теркәлергә куша.

Прокуратура “Гадел сайлаулар өчен” һәм Сазлык мәйданында тоткарланган кешеләргә юридик ярдәм күрсәтүләре сәбәпле, хокук яклаучыларның эшчәнлеген сәяси дип бәяләгән. “Агора” адвокатлары “6 май” эше нигезендә гаепләнүче күпләрнең хокукларын яклап килә.

“Агора” 2013 елның гыйнварында кабул ителгән уставка нигезләнеп чит ил агенты буларак теркәлүдән баш тарта. Уставта оешма сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүне күздә тотмый, диелә.
XS
SM
MD
LG