Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татары телевидениедә үз телен ишетергә тели


Жюри бәйгедә катнашучыны тыңлый
Жюри бәйгедә катнашучыны тыңлый

Уфада Башкортстан Юлдаш телевидениесендә татар тапшырулары әзерләүче төркемгә журналистлар сайлап алуның чираттагы өлеше үтте. Анда 11 гүзәл зат һәм бер егет катнашты.

Бу инде кастингның өченче баскычы. Аның беренчесенә 53 кеше килгән иде. Икенче турга 25 кеше сайлап алынды. Ә 30 апрель көнне узган өченче өлештә 12 кешенең иҗат эшләре каралды һәм алар белән аерым-аерым әңгәмә үткәрелде.

Үзенчәлекле имтихан, элеккеләре кебек үк, бу юлы да Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиллегендә оештырылды. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары башлангычында үткәрелүче бәйгенең жюри әгъзалары төрле өлкәдәге тәҗрибәле милләттәшләр. Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле, танылган композитор Алик Локманов, Башкортстан дәүләт педагогия университеты татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов, киң билгеле телевидение журналисты Халисә Мөхәммәдиева һәм “Кызыл таң” татар гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов керә жюрига. Очрашуда Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Мәкъсүтов та катнашты.

Бәйгедә катнашучы
Бәйгедә катнашучы
Сынауга килүчеләрнең күпчелеге яшь кызлар, кайберләре теге яки бу югары уку йортының соңгы курсларында белем ала. Ә бәгъзе берәүләре журналистикада күпмедер эшләп тә өлгергән. Булачак телевидение алып баручылары үзләре әзерләп алып килгән тапшыру сценариен, кызыклы идеяләрен тәкъдим итәргә тиеш. Шулай ук аларга татарча програмның төп исемен дә уйлап килү кушылган. Әмма бу җәһәттән әлегә аларның берсе дә дикъкатьне җәлеп итә торган, отышлы исем уйлап таба алмаган. Шушы тәңгәлдә аларга тагын да фантазияне эшкә җигү кирәклеге әйтелә. Өченче сынау – үзең язып алып килгән текстны сәнгатьле итеп, телевидениегә туры килүче аһәң-яңгыраш белән сөйләп бирү. Бу сынау да һәммәсе өчен дә диярлек кыенлык белән бирелә. Әлбәттә, осталык һәм тәҗрибә эш барышында туплана. Шулай да күпмедер сәләт очкыннары булган гүзәл затларга өстенлек биреләчәк.

Бу сынау өлеше дә үтте. Жюри әгъзалары имтихан үтүчеләргә алдагы ике атна эчендә башкарылачак әзерлек эшләрен йөкләде. Мөгаен да ахырда 3-4 кеше сайлап алыныр дип белдерә алар. Бу сайлауларны үткән кешеләр Башкортстан Юлдаш телевидениесе җитәкчеләренә тәкъдим ителәчәк. Алар исә шулай ук үз имтиханын оештыра. Ул “иләк”тән кемнәр үтәчәген ахырда фәкать алар гына хәл итәчәк. Инде бер кеше дә телевидение таләпләренә туры килми икән, димәк яңа кастинг оештырырга туры килергә мөмкин. Әмма бу инде һаман да вакыт сузыла дигән сүз.

Мәгълүм ки, Башкортстан Юлдаш телевидениесендә 20 ел чамасы татар телендә “Рәйхан” исемле бердәнбер програм чыгып килде. Әмма 2010 елның ноябрендә хәтта шул сыңар тапшыру да эфирдан алынды. Шул чактан республика татар җәмәгатьчелеге шушы тапшыруны кире кайтаруны һәм татар тапшырулары вакытын тагын да арттыруны таләп итеп, республика хакимиятләренә дә, Юлдаш телевидениесе җитәкчелегенә дә мөрәҗәгатьләр юллады. Ике ел вакыт үткәннән соң, ниһаять, бу гозерләргә колак салмый булдыра алмадылар һәм татар тапшыруларына алып баручылар, журналистлар сайлап алу өчен кастинг оештырырга рөхсәт бирелде.

Жюри рәисе Алик Локманов фикеренчә, Башкортстанда 1 миллионнан артык татар яши һәм телевидениедә татарча тапшырулар булмау гайре табигый хәл.

Алик Локманов
Алик Локманов
“Республика татарлары да казнага үз салымнарын түли. Шулай булгач без телевизор караучылар, гади кулланучылар гына түгел, ә мәдәни-рухи кыйммәтләрне үзебез дә тудыручы, җитештерүче булырга тиешбез, - ди Алик әфәнде. – Без Башкортстан татарларының киңкырлы тормышын, аларның мәдәни мирасын, бүгенге рухи казанышларын бар дөньяга күрсәтергә хокуклы. Инде менә, ниһаять, боз кузгалырга тора. Алла боерса, тиздән татар журналистларын сайлап алу тәмамланыр һәм матур татар телебез дә эфирда яңгырый башлар. Әлегә тапшыруларның форматы һәм эчтәлеге турында фикерләшүләр дәвам итә. Без, әлбәттә, татарча эфирга күбрәк вакыт алырга тырышабыз. Алай булса, берничә тапшыру әзерләү мөмкинлеге дә туачак”.

Алик Локмановның фикерләренә Халисә Мөхәммәдиева да кушыла. “Башкортстан татары да үз ана телендә тапшырулар карарга тели”, ди ул. Әле лаеклы ялда булса да, тәҗрибәле телевидение журналисты үзләре өчен өр-яңа эш башлаучы яшьләргә ярдәм итәчәген әйтә.

“Әле сайлап алынган кешеләр арасында телевидениедә эшләп караган кешеләр юк диярлек. Беркем дә белеп тумый. Иң мөһиме – татар телен, журналистика нечкәлекләрен яхшы белү. Калганын эш барышында камилләштереп була”, - ди Халисә Мөхәммәдиева.

Шулай итеп, телевидениедә татарча тапшырулар булдыру өчен озак дәвам иткән аркан тартышу азагына якынлаша кебек. Хәзер инде эшне тизләтү күбрәк татар җәмәгатьчелегенең үзеннән тора. Вакытны сузсаң, рәсми хакимиятләрнең дә, телевидение түрәләренең дә кире уйлап куюы бар.
XS
SM
MD
LG