Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Ватан сугышы вакытында Сәлах бабай Аппасовның туганнары ике тапкыр үлеме турында кара кәгазь алганнар. Бу авыр көннәрнең үткәненә шатланып ветеран бүген дә кызы белән матур гына яшәп ята.

Аромаш районының Үткәрмә авылында үткән гасырның 1915 елында чатнама салкын гыйнвар аенда дөньяга килгән Сәлах Аппасов кечкенәдән үк ныгып үсә. Ул елларда иркәләнеп торырга мөмкинлеге булмый аның. Яшьтән колхозда эшли башлый, аннары “вербовка” белән Чиләбе трактор заводына эшкә китә. Чираттагы ялына кайткан вакыт авыл кызына өйләнә, тик хатыны авырып китү сәбәпле, эшен калдырып, яңадан колхозга кайтырга мәҗбүр була.

1942 елның көзенә кадәр МТСта тракторчылар бригадасы бригадиры булып эшли. Бронь белән калдырылган авыл хуҗалыгы өчен кирәкле хезмәткәр сугышка китеп беткән ирләр урынына кырларны иңләргә килгән хатын-кызларны “тимер ат”ны иярләргә өйрәтә. Директор урынында булмаган вакытны сайлап (ул аны җибәрмәс иде), сугышка китәргә теләк белдереп хәрби комитетка бара. Сугыш өчен иң авыр чорлар була бу: кинәт басып кергән алман гаскәрләре тиз арада әзерлексез совет армиясенең күп көчен юк итәләр. Сәлах абыйны да бернинди каршылыксыз сугышның иң кызган җиренә җибәрәләр. Аны үзбәк-таҗиклар һәм төрки халыклардан төзелгән бүлекнең командиры итеп билгелиләр, ул аларны сугыш серләренә төшендереп, көрәшләрдә җитәкчелек итәргә тиеш була. Генерал И.С.Конев идарә иткән Степной фронт составында алар Курск дугасындагы каты көрәшләрдә катнашалар. “Ул гел әйтә килә иде: сугышта мин үләм дип куркып йөрмәдем. Калтырап артка карап атакага ыргылсаң, дошман пулясы сине хәзер эзләп таба ул", дип сөйләде кызы Майда.

Сәлах Аппасовның яшь чагы

Сәлах Аппасовның яшь чагы

Алай да барлык батальон да кырылган бер сугышта - 1943 елның 12 июлендә Сәлах абый каты яралана. Болай була ул хәл: яралы-үлгән сугышчылар тулы кырда алманнар бераз селкенгәннәрен атып йөриләр. Сәлах абый янына да килеп җитәләр. Шул арада ул өч фашистны танкка каршы ата торган граната белән шартлата. Менә китә атыш, шунда ул җилкәсен яралый. Тик үлгән кебек ятарга тырыша, каны тиз оешу үзлеге генә коткара аны. Төнен солдатларны җыярга килгән санитарлар үзен тиз арада госпитальгә озатып, 8 ай Свердловски шәһәрендә дәвалана. Шәһәргә чыккан бер мәлендә туган тиешле танышы аны күргәч, югалып кала: “Син үлгән түгелмени, кара кәгазең килде бит”, ди. Терелгәч, бераз ял бирелә, авылына кайтып килә.

Аннары тагын сугыш юллары башлана: Калинин фронтында Тверь өлкәсен, Невельне, Великие Лукины һәм башка шәһәрләрне фашистлардан азат итү. Тагын яралану.

"Великие Лукига кердек, – дип сөйләгән ул туганнарына, – ә анда морҗаларның торбалары гына тырпаеп тора, бөтен шәһәр яндырылган. Бер керерлек өй дә юк. Тирә-яктагы сопкаларда капма-каршы дошман һәм совет солдатлары урнашкан. Безнең патронсыз калган биш-алты солдатка патроннар калдырып кайтканчы аны алман снайперлары күреп ала."

Ике яклап утка тоталар үзен, монда иптәшләре, исән калмас бу дип куркып күзәтеп торганда, башы яраланып котыла. Тагын авылына кара кәгазь оча. Тагын дәвалану һәм башка фронт составында илне азат итүдә катнашу. Шулай алты тапкыр яралана солдат Аппасов, ике тапкыр туганнары кара кәгазь ала. Кайбер искитмәле хәлләрне әле дә сөйләп ала бабай туганнары җыелган вакыт:

“Берсендә янымнан гына ике санитар носилка күтәреп китеп баралар, нәкъ алар торган урында гына шартлау яңгырады, ничек мин исән калганмындыр. Тәүлек буе атлый идек кайчагында, аяк өстендә йокларга туры килгән вакытлар аз булмады. Сугышта иң кызганычы очкычлар иде безнең өчен: һавада бер үзләре генә калып куялар, аларны дошманныкылар уратып ала, безнеке алай да, болай да итеп карый, берничек тә котыла алмый – елый идек шул вакыт, йә булыша алмыйбыз дип. Себердән килгән сугышчыларга тиңнәр булмады, көчле егетләр арысланнар шикелле көрәштеләр, атакага иң беренче ыргылалар иде”.

Берлинга 40 чакрым гына җитми кала – тагын яралана, контузия ала, Польшада дәвалана. Туган якларына кайтканда илебездәге ачлык-ялангачлыкка исе китә. Ә ул вакыт Польша яшеллеккә күмелеп, чәчәк атып утыра, аш-су җитәрлек була. Телсез, саңгырауланып калган солдатны Голышмановада хәрби комендатура вәкилләре каршы алып, өенә кайтырга ярдәм итәләр. Тик кайтканда аның барлык документларын, бүләкләрен урлыйлар. Шунысы кызыклы: аны демобилизацияләгәндә сугышкан еллары өчен эш хакы дип капчык белән акча, онын һәм башкасын бирәләр. Кайткач, күпме генә сорашып караса да, башка беркемгә дә алай акча бирмәгәннәр икән. Ул өенә өр-яңадан киенеп, баеп кайта.

Сәлах Аппасов хатыны белән

Сәлах Аппасов хатыны белән

Ләкин туган йортында үзен шатланып каршы алырлык кадерлеләрен күрергә насыйп булмый батыр сугышчыга - ул кайтканчы алты кеше җир куенында була инде. Әтисе үлгән хәбәрен күтәрә алмый, бертуганы сугышта үлә, әнисе көтеп җиткермичә, хатыны да, аның килгәнен генә көткән шикелле, каты авырудан бу дөньядан китеп баралар. Берсеннән-берсе кечкенә өч балага мәрхәмәтле әни табасы, аларны үстерүе җиңел булмый. Изге күңелле хатын-кыз белән кушылып, тагын өч сабый өстәлеп, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә дүртесе исән, бер кызы үзе янында. Унбер оныгы, ун оныкчыгы, дүрт оныкчык балалары ветеран бабайлары белән горурланалар.

Сәлах бабайны котларга Фатыйх хәзрәт килгән

Сәлах бабайны котларга Фатыйх хәзрәт килгән

1970 елларга кадәр контузия гел үзен сиздереп тора: матур гына эшләп йөргән җирдән кинәт авырып китеп, унар көн урында ятып ала Сәлах абый. Бу авыруы кабатланып тора. Аннары бераз хәле яхшыра. “Әнине дә, безне дә печәнлеккә, утын әзерләргә йөртмәде ул, авыр эшләрне үзе башкара иде. Нык характерлы ул: аның авызыннан чыккан сүз атылган ук шикелле төгәл үтәлергә тиеш, бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга ярамый иде.

Әтиебез сугышта бер грамм да аракы эчмәгән, сало ашамаган, аннары да аракы белән булмады. Ул баһадирлар шикелле көчле, тырыш. Аның сеңлесенә дә тиңнәр булмаган колхозда. Хатыннар аның белән эшли алмаганнар. Шул сыйфатлары саклагандыр үзен. Җәяүле гаскәрләрдә сугышучылар арасында аның яшенә җиткәннәр юк булыр. Аның “Германияне җиңгән өчен”, Сугышта батырлыклары өчен” медальләре, икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены бар. Әле былтыр гына патроннар белән тәэмин итеп, снайперлардан исән котылган өчен тапшырылган “Батырлык өчен” медале эзләп тапты әтине, 1 майда тантаналы рәвештә тапшырдылар аңа”, ди кызы Майда.

Хәзер инде гомере буе тракторда эшләгән Ватан сугышы ветераны хөкүмәт биргән уңайлы фатирда рәхәтләнеп яши, мул пенсиясенә сөенеп туймый. Бигрәк тә душны ярата диләр балалары, бүгенге көннең уңайлыкларына сабый баладай шатлана. Өй алдындагы бакчага да чыгып керә, кибеткә үзе йөри, акылы яхшы, хәтере дә шәп икән.

XS
SM
MD
LG