Accessibility links

Динә Гарипова «Евровидение»га Татарстан байрагын алып барачак


«Голос» тапшыруында җиңгән, Татарстан җырчысы Динә Гарипова Швециядә узачак «Евровидение»га үзе белән Татарстан байрагын һәм Универсиада билгесе булган Юни нәни барсны алачак. Русия исеменнән чыгыш ясаячак Гарипованың репетициясе Мальмада 6 майда башланачак. Чыгышның эчтәлеге сер итеп саклана. Бары тик аны сәхнәгә куючы булып швед режиссеры Микаэл Густафссон булуы гына билгеле.

"Евровидение-2013" бәйгесендә Динә Гарипова алтынчы булып чыгыш ясаячак. Бәйгенең беренче ярымфиналы 14 майда үтә.

Быел беренче тапкыр чыгыш ясаучыларның тәртибе тавыш бирү юлы белән түгел, бәйгенең продюсерлары тарафыннан билгеләнде.

Бәйгене оештыручылар һәр җырчының чыгыш ясау тәртибен "җырларның үзенчәлеген тагын да яхшырак күрсәтү өчен" үзләре билгеләргә булган.

Беренче ярымфиналда Австрия, Эстония, Словения, Хорватия, Дания, Русия (Динә Гарипова), Украина, Нидерланд, Черногория, Литва, Беларус, Молдова, Ирландия, Кыпрыс, Бельгия һәм Сербия җырчылары катнашачак.

16 майда үтәчәк икенче ярымфиналда Латвия, Сан Марино, Македония, Азәрбайҗан, Финляндия, Мальта, Болгарстан, Исландия, Греция, Израил, Әрмәнстан, Маҗарстан, Норвегия, Албания, Грузия, Швейцария, Румыния вәкилләренең чыгышлары көтелә.

Финалга 20 җырчы сайлап алыначак. 18 майда үтәчәк финалга "зур бишлек" илләре - Германия, Испания, Британия, Франция, Италия һәм узган елның җиңүчесе - Швеция җырчылары сайлаусыз үтә.

"Евровидение-2013" бәйгесендә быел 39 ил вәкиле катнашачак.
XS
SM
MD
LG