Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

Соңгы елларда Чаллыда 1 май бәйрәмендә бары ике урында гына урам җыены уздырыла иде. Быел мондый чаралар өч урында үтте.

Беренче урам җыены хакимият бинасыннан ерак булмаган Тынычлык урамында иртәнге унынчы яртыда башланды. Аны оештыруны шәһәр профсоюзлары үз өстенә алды дигән фикерләр әйтелде. Шулай да биредә “Бердәм Русия” фиркасе билгеләре, әләмнәренең күп булуы бу чарада әлеге фирканең катнашы зур булуын күрсәтәдер.

Тантананы шәһәр һәм КАМАЗ профсоюзлары рәисе Гомәр Нуретдинов ачып җибәрде. Ул җыелган халыкны май, хезмәт, тынычлык бәйрәме белән котлады. Аның чыгышында “хезмәт һәм лаеклы хезмәт хакы өчен” дигән сүзләр дә булды һәм биредә социаль яклауны чагылдырган башка фикерләр әйтелмәде. Чыгыш ясаган шәһәр хакиме Васыйл Шәйхразиев та, КАМАЗ вәкиле дә, мәгарифчеләр исеменнән сөйләгән Екатерина Акмалова, синхрон йөзү буенча Татарстан җыелма такымыннан Алина Рыбакова һәм башкалар да халыкның тормыш-көнкүрешенә тукталмады.

Татарча чыгышларга урын булмады. Шулай да “бәйрәм белән” дигән сүзләр берничә тапкыр яңгырады. Аннан соң урам йөреше башланды. Бу йөрештә күтәрелгән шигарләр арасында татарчалары бөтенләй юк иде дип әйтергә җирлек юк. Без иң азакта гына диярлек “Якты нур булып балкы, Чаллым”, “Шау чәчәккә күмел, Чаллым” дигән шигарләрне укый алдык. Шушы ике шигарне шәһәрне яшелләндерү ширкәте язып алып чыккан.


Шушы чара бетәр-бетмәстән, сәгать унбердә Җиңү паркында коммунистлар үз урам җыеннарын башлады. Биредә беренче булып сүз алган, җыенны оештыручы Татьяна Гурьева Татарстан коммунистларын бүлгәләүдә Хафиз Миргалимов исеменә тәнкыйть фикерләрен җиткерде. Аның әйтүенчә, Миргалимов башлангычы белән КПРФның Чаллы бүлегенә яңа җитәкче итеп Илдус Камалов билгеләнгәннән соң, алар яңа исем - "Татарстан коммунистлары берлеге" астында эшли башлаган. Хакимият бүгенге чарада халыкның аз катнашуын тәэмин итеп, безне бүлгәләде, биш урында төрле чаралар оештырды, дигән дәгъвасын да белдерде Татьяна ханым. Аның чыгышында бүгенге Русиядә 12 миллион инвалид, 7 миллион наркоман, 6 миллион баланың ятимнәр йортында булуы әйтелде. Ул шулай ук КАМАЗда эшнең начар баруын ассызыклады. “КАМАЗда Томаш Навратил дигән чех кешесе ел дәвамында эшче һәм хезмәткәрләрнең эш вакытында кешенең ничә тапкыр бәдрәфкә баруы, ничә тапкыр чәй эчүләре, күпме телефоннан сөйләшүләрен язып торып, бар кешенең котын алды. Шушы кешене хәзер Татарстан Фәннәр академиясенә чакырганнар һәм хәзер ул шундагы хезмәткәрләрнең бәдрәфкә баруларын санап торачак һәм ясаган нәтиҗәләре буенча кыскартуларны анда да көтәргә кирәк”, дип белдерде Татьяна Гурьева. Әлбәттә, профсоюзлар һәм “Бердәм Русия” уздырган чарага караганда биредә Русия, Татарстан, Чаллы җитәкчеләренә карата тәнкыйть сүзләре күп әйтелде.

Кабул ителгән резолюциядә мондый таләпләр дә яңгырады:

- Илдә алып барылган социаль террор туктатылсын.

- Русия хакимиятеннән урам җыеннарына, пикетларга кагылышлы 2012 елның 8 июнендә кабул ителгән 65-Ф3 санлы канунны кире алуны таләп итәбез.

- Татарстан җитәкчеләре халыкны бөлгенлеккә төшергән җылылык бәяләрен тәртипкә салсын.

- Чаллы хакимиятенә карата урам җыеннары, пикетлар уздыруда Конституция хокукларыбызны бозуга каршы протест белдерәбез. Шәһәр җитәкчеләре бу эштә каршылык тудырып, безгә түләтүләр ясаган полиция, гаепләү карарларын бер калыпка салган мәхкәмә кешеләре эшләреннән китсен.

Мондый җыеннарда мондый таләпләр күпчелек тавыш белән кабул ителә. Бүген дә шулай булды.

Бу урам җыенында КПССның үзәк комитеты әгъзасы Марклен Федоров та катнашты һәм коммунистлар арасындагы бүлгәләнүләргә борчылуын әйтте. “Коммунистлар бары КПСС тирәсендә генә берләшә ала”, диде ул.

1 май чараларында катнашучылар санына килгәндә, хакимият оештырган урам җыенында 14 мең чамасы кеше катнашты дигән рәсми белдерү булды. Җиңү паркында коммунист Татьяна Гурьева тарафдарлары 500гә якын иде. Ә менә “Энергетик” мәдәният сарае каршында КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов оештырган чарада кайбер мәгълүматлар буенча 60-70ләп кеше катнашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG