Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:10

Казанда 1 майга чыккан өчен 150 сум биргәннәр


Бәйрәм митингына Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы мәйданга төрле сәяси фирка вәкилләре җыелды.

Казанда беренче май бәйрәменә багышланган митинглар төрле җирдә узды. "Бердәм Русия" һәм һөнәри берлекләр җыены милли-мәдәни үзәк каршында үтсә, КПРФ әгъзалары Камал театры алдында җыелды.

"Гадел Русия", ЛДПР һәм КПРФтан чыккан коммунистлар Мулланур Вахитов һәйкәле янында митинг уздырды. Чара бер җирдә узса да, фиркаләр күмәкләшеп бердәм митинг оештырмады, һәр төркемнең үз вакыты. Күпчелек чыгыш ясаучы игътибарны уртак темага юнәлтте - эшчеләрнең дәрәҗәсенең һәм хезмәт хакының түбән булуы.

“Гадел Русия” митингы иң күп кеше җәлеп иткәне булды. Яшьләрнең, студентларның шактый булуы күзгә ташлана.

"Бүген безнең белән бергә яшьләр, хезмәт кешеләре чыгыш ясый. Торак-коммуналь хуҗалык проблемын, хатын-кыз проблемнарын күтәрәбез. Халыкның тавышын ишетеп, аның яшәү дәрәҗәсен күтәрерләр дип өметләнәбез", - ди "Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге башлыгы Рушания Билгелидиева.


Коммунистлар бүгенге бәйрәм формальлеккә әйләнеп килә дип бәяли. Элекке заманнарда бу бәйрәмгә бөтен халык чыга иде, көтеп ала идек, мәҗбүриләп беркем дә чыкмый иде, ди алар.

"Бүген эшчеләр саны кимеде. Илдә хәзер газ һәм нефть чыгарудан, аны эшкәртүдән башка чын сәнагать тә хәзер юк. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, авыл халкының да хәле начарайды", ди коммунист Роберт Садыков.

Бәйрәм митингына иң аз халык җәлеп иткәне ЛДПР фиркасе булды. Аның әгъзалары чыгыш ясаганда гади халык белән чагыштырганда журналистлар һәм полиция хезмәткәрләре күбрәк иде.

Русиядә киң таралган тәҗрибә - халыкны акча түләп митингка чыгару. Татарстанда да бу практикадан читенсенмиләр: чарага килгән бер пенсионер ханым Азатлык хәбәрчесенә белдергәнчә, митингта катнашу өчен аңа 150 сум биргәннәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG