Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:55

Мәскәүдә яшәүче Мөхәммәт Миначев мишәрләр яшәгән төбәк атамалары турында китап бастырмакчы. Ул бүген мишәрләрга басым бара дип саный.

Миначевның язган хезмәте "Топонимический словарь Мещеры" дип атала. Ул 260 битлек. Хезмәтне урысча язуын Мөхәммәт әфәнде “урыслар да аңласын өчен” дип әйтә.

Хезмәттә Түбән Новгород, Мәскәү, Владимир, Рязань, Пенза, Тула һәм башка өлкәләрдәге атамаларның килеп чыгышы турында белешмә бирелә.

“Төбәк атамаларын алсаң, бар җирдә безнең төркиләр яшәгән килеп чыга. Татарлар шундый күп җирләргә хуҗа булып бүген бернәрсәсез калган. Без бигрәк ышана һәм буйсына торган халык шул. Хәзер Түбән Новгородта безнең 35 кенә авыл калды. Ә карасаң, барлык топонимика мишәрнеке бит”, ди ул.

Миначев әлеге китап басыла калса, аның әһәмияте бик зур булачагын әйтә.
“Алайса татарлар X гасырда гына килеп чыкканнар дип язалар. Топонимик атамалар төркичә булгач, димәк, аларны төркиләр калдырган булып чыга. Хәзер Түбән Новгородта "бу авылга 500 ел, теге авылга 450 ел” дип язалар. Димәк, ул авыллар Явыз Иван явыннан соң гына килеп чыккан була. Әкият бит бу. Шундый әкиятләргә каршы объектив китап кирәк. Минем хезмәткә барлыгы өч мең тирәсе атама кергән”, ди ул.

Нәкъ мишәрләр яшәгән төбәкләргә игътибар итүне Миначев үзенчә аңлата.

“Мишәрләргә каты басым бара. Мисал өчен,Түбән Новгородта мәктәпләрдә татарча укытмыйлар, Кызыл Октябрь районында татарча газета чыкмый. Газета чыгаруны беркем тыймыйдыр да, бәлкем. Мишәрләр бит нигездә Русия төбәкләрендә яши. Мишәр Казанга килгәч “сез мишәр”, диләр, Мәскәүдә безгә “сез – татар” диләр. Казанда “сез дөрес сөйләмисез дип дәгъвалар белдереп урысча сөйләргә кушалар. Түбән Новгородның Петрякстагы бер укытучы Казанга татар теле укытучылары киңәшмәсенә баргач, татарча сөйләмәкче булган, әмма урысча сөйләргә кушканнар. Мишәр диалекты урыс теленнән ким түгелдер бит. Безнең халык “татар килгән мишәрне суйган”, “татар килгән болгарны суйган” дип яза. Шул ук мишәр дә, болгар да татар бит инде”, ди ул.

Хезмәткә Башкортстаннан филология фәннәре докторы Алмас Шәйхуллов һәм публицист Миргазиян Юныс уңай бәяләмә язган.

Хезмәт февраль аенда Татарстан китап нәшриятына тапшырылган, ләкин әле Мөхәммәт Миначев бастыру турында уңай җавап алмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG