Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Террорчылар – мөселман түгел"


Рөстәм Миңнеханов Reutersның Дубайдагы бюросында
Рөстәм Миңнеханов Reutersның Дубайдагы бюросында

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ислам исеменнән террор гамәлләре кылучыларның үзләрен ислам вәкиле дип атарга хакы юк, диде һәм ислам дөньясын андый кешеләргә тиешле бәя бирергә чакырды.

Миңнеханов моны Дубай сәфәре барышында Reuters хәбәр агентлыгына интервьюда Бостон шартлаулары турында сорауга җавап биргәндә әйтте.

“Бу террор һөҗүмен исламчылар кылган дип исәпләмим. Алай була ала, әмма ислам, хак ислам һәртөрле көч куллануга каршы чыга. Бу кешеләр бары тик үзләрен исламга бәйләргә тырышучылар гына һәм алар исламга бернинди бәйләнеше булмауга гамәлләр кылалар”, диде Татарстан президенты.

Миңнеханов, дин дәүләттән аерылган булса да, хакимият читтән күзәтүче генә булып калмаска, тәэсир итәргә тиеш, ди.

“Хакимиятләргә килгәндә, хөкүмәтләр диннән аерылган булса да, бу хәлләргә күзәтүче буларак кына карау мөмкин түгел. Без аларның моны каяндыр өйрәнгәнлеген, яшьләр арасында мондый көч куллануны алга сөрүче оешмалар булуын ачык аңларга тиешбез. Мондый нәрсәләргә каршы чаралар күрергә тиешбез”, диде Дубайда Татарстан президенты.

Татарстанда Thomson Reuters бүлеге ачыла

Әлеге сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов идарәсе Нью-Йоркта урнашкан Thomson Reuters медиа һәм мәгълүмат ширкәте белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр дә үткәрде. Thomson Reuters Казанда үзенең вәкиллеген ачарга җыена. Бу турыда килешү Дубайда Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан вәкилләре төркеменең Thomson Reuters корпорациясе вәкилләре белән очрашуы ахырында имзаланды.



Халыкара сәхнәдә зур абруйга ия булган медиа ширкәт Татарстан белән тавар-чимал, финанс базарлары, ислам финанслары, интеллектуаль милек, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә тели. Мәгълүмат дөньясында тәэсире зур булган әлеге ширкәтнең вәкиллеге ачылу Татарстанны халыкара дәрәҗәдә танытуга, Татарстан турында инглиз телендә бәйсез мәгълүмат алуны җиңеләйтүгә дә зур өлеш кертер иде.

Соңгы арада Thomson Reutersның Татарстан белән кызыксынуы арта бара. Бу ел башында әлеге ширкәт вәкилләре Казанга да килеп сөйләшүләр үткәреп китте.

Әлегә хезмәттәшлекне кайсы юнәлешләрдә алып бару мөмкинлекләре өйрәнелә. Thomson Reuters Татарстанда төзелүче “Смарт Сити Казан”ның кәсепчелек инфраструктурасын һәм мәгълүмат хезмәтләрен төзүдә катнашырга тели.

Миңнеханов Татарстанда Thomson Reuters белән мәгълүмат хезмәттәшлегенә ихтыяҗ булуын әйтте һәм республика инвестицион үсеш идарәсенең бу ширкәт белән актив хезмәттәшлек итәчәгенә ышандырды.
XS
SM
MD
LG