Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйрияче Галимҗановка куелган һәйкәлдәге кызның кулын кисеп алганнар


Казанда хәйрияче Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәл композициясенә кергән бакырдан ясалган кызның кулын кисеп алганнар. Билгесез кешеләр мөгаен аны төсле тимер итеп тапшырып акча эшләүне күздә тоткандыр.

Бу һәйкәл Татарстанның элекке президенты Миңтмер Шәймиевләр гаиләсе хисабына төзелгән һәм һәйкәлнең Цирк каршындагы урынын да Шәймиев үзе сайлаган иде. Һәйкәлнең озынлыгы җиде метр, авырлыгы биш тонна.

Галимҗанов тырышлыгы белән республикадагы балалар йортына барлыгы 69 автобус бирелгән.
XS
SM
MD
LG