Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cвердлауда узган ел югалган АН-2 очкычы калдыклары табылды


Очкыч казага очраган урында ким дигәндә ун кешенең мәете ачыкланган. Бу хакта өлкәнең тикшерү комитетыннан хәбәр иттеләр.

Узган елның җәендә югалган очкыч калдыкларына аучылар тап булган. Ул чакта коткаручылар Свердлау өлкәсендә 3 меңнән артык квадрат чакрым җирдә эзләү эшләре алып барды, әмма каза булган урынны ачыклый алмады һәм узган елның ноябрендә эзләү эшләрен туктатты.

Аучылар очкычка шәһәрдән сигез чакрым сазлык җирендә тап булган.

Очкычта барлыгы 13 кеше булган. Бу – 12 юлчы һәм пилот Хатыйп Кашапов.
XS
SM
MD
LG