Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җырларны күбрәк моңсу вакытта язам"


Яшь башкаручы Арслана Гарипова
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:37 0:00

Яшь башкаручы Арслана Гарипова

Татар эстрадасы сәхнәсенә юл алган яшь башкаручылар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге кунагыбыз - Арслана Гарипова.

Татарстанның Мөслим районында туган Алсу Гарипова ире, продюсеры Рамил Таҗетдинов белән киңәшеп үзенә Арслана дигән сәхнә исеме сайлаган. Артист булырга теләвен ул яшүсмер вакыттан ук җырлап үсүе, мәктәптә укыганда да 10-11нче сыйныфларны җырлап үткәрүе белән аңлатты. Мәктәп директоры, укытучылар төрле бәйрәмнәргә, бәйгеләргә, мәдәни чараларда йөрттеләр, ди ул.

Арслана беренче музыкаль белемне Әлмәт музыка көллиятендә алган, бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында өченче курста укый. "Бибарс Сарай" туристлык үзәгендә актер, башкаручы булып эшли.

"Ни өчен Арслана исемен алдың?" дигәнгә, бу исемдә моң, көч, хисләр күрәм, дип аңлатырга тырышты. Бу исем аша иҗатын халыкка танытачагына ышана. Инде альбом чыгару турында да уйлыйлар, 19 җыры барлыгын әйтте.

Җырлар яза башлавын моңга мохтаҗлык белән аңлатты. "Моңсу чагымда күңелемә якын җырны эзләдем, үземдә җыр-моңга мохтаҗлык сиздем, озак кына ул көйләрне эзләгәннән соң үзем җырлар яза башладым", ди Арслана.
XS
SM
MD
LG