Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек һава юлларының кызыл иреннәрне тыюы исламчылар тәэсире дип бәяләнә


Төркия дәүләт һава юллары ширкәтенең үз стюардессаларына тырнак һәм иреннәрен кызылга буяуны тыюын дөньяви төрекләр дәүләтнең дин ягына тагын да ныграк авышуы буларак бәяли.

Европа һава ширкәтләре арасында зурлыгы белән дүртенче урында торган Төрек һава юллары яңа кагыйдә хезмәткәрләрнең гади һәм ыспай итеп күренүен, ачык төсләрдә бизәнүен максат итә һәм бу юлчылар белән эшләүне дә яхшыртачак дип белдерә.

"Очкычларыбыздагы хәзерге униформа таләпләре кызыл, алсу һәм башка шундый төсләрне үз эченә алмый, хезмәткәрләрнең иреннәрен һәм тырнакларын ул төсләргә буявы визуаль бербөтенлекне боза", диелә рәсми белдерүдә.

Яңа күрсәтмә хезмәткәрләрнең кыяфәтенә һәм юлчыларга хәмер бирүгә карата да яңа чикләүләр кертә. Яңа кагыйдәләр белән килешмәүчеләр исә дини кыйммәтләрне алга сөрүче хөкүмәт шулай итеп дөньяда иң киң танылган һәм тиз үсә баручы брендка тәэсир итәргә маташа дигән фикердә.

Халкының 99 проценты мөселман булган Төркия Конституциясе дәүләтнең диннән аерым торуын таләп итә.

Тамырлары элек тыелган икенче бер исламчы фиркагә барып тоташучы, хакимияттәге АК партия соңгы елларда дингә карата элекке кайбер тыюларны йомшартты. Әле кайчан гына мөселманча яулык бәйләү тыелган булса, хәзер андый тыюлар бетерелде.

Мондый чикләүләр исламчылыкны авызлыклау һәм хатын-кыз хокукларын яхшырту максаты белән кертелгән булса да, ахыр чиктә, киресенчә, мөселманча яулык бәйләүче хатын-кызларның университетта уку яки дәүләт эшләренә урнашу мөмкинлеген бетергән иде.

Төрек һава юлларының үз хезмәткәрләренә мөселманча яулык бәйләүне тыюны бетерүенә дә инде елдан артык.

Быел газетларда Төркия һава юллары хезмәткәрләре өчен әзерләнүче, госманлы чорын хәтерләтеп итәкләре балтырга кадәр төшеп торучы яңа униформа өлгеләре басылып чыккач ризасызлык дулкыны күтәрелгән иде. Күрәсең, шул ризасызлык нәтиҗәсендә ширкәт җитәкчелеге ул проектны туктатты.

Аннан соң күпчелек эчке очышларда һәм кайбер мөселман илләренә очышларда юлчыларга хәмер бирү тыелды.

Былтыр һөнәр берлеге оештырган протест чарасы нәтиҗәсендә эштән куылган 300-дән артык стюардессаның берсе булган 30 яшьлек Асли Гокмен: "Алар без инде елларча кулланып килгән ирен һәм тырнак буяуларына каршы чыга", дип ризасызлык белдерде.

Төрек юлчылык һава ширкәтләре берлеге рәисе Атилла Эркин: "Алар бу карарны юлчыларны кайгыртып чыгарганлыкларын белдерәләр, әмма бу юлчыларның таләбе була алмый, бу карар Төрек һава юлларының сәяси һәм идеологик позициясен чагылдыра", диде.
XS
SM
MD
LG