Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәхкәмәсе ришвәтче түрәне 7 елга иректән мәхрүм итә


Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау комитетында өлкән киңәшче булып эшләгән, зур күләмдә ришвәт алган өчен 28 миллион сум штрафка хөкем ителгән Дмитрий Новиков ул штрафны түләмәгән өчен җиде елга иректән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителде.

Новиков хәмер сату рөхсәте өчен 400 мең сум ришвәт алуда гаепләнеп 28 миллион сум штрафны биш елда түләү (ай саен 466 мең сум) җәзасына хөкем ителгән иде. Бу хөкем карарын үтәмәү сәбәпле яңа мәхкәмә утырышында аны җиде елга иректән мәхрүм итү карары чыгарылды һәм ул мәхкәмәдә сак астына алынды.
XS
SM
MD
LG