Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

АКШ дәүләт секретаре сишәмбе Мәскәүдә Путин белән очраша


АКШ дәүләт секретаре Джон Керри

АКШ дәүләт секретаре Джон Керри

АКШ дәүләт секретаре Джон Керри сишәмбе ике көнлек Русия сәфәрен президент Владимир Путин белән очрашудан башлый. Бу турыда Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. Бу гыйнвар аенда дәүләт секретаре вазифасына керешкәннән соң Керриның Русиягә беренче сәфәре.

Сәфәр Сүрия низагы, Русия балаларын АКШ ватандашларына асрамага бирү һәм Русия рәсмиләрен хокук бозуларда гаепләүче Магнитский исемлеге чикләүләре тирәсендә Мәскәү белән Вашингтон арасында дәвам итүче каршылык чорына туры килә.

Керри Сүриядә химик корал куллану куркынычына борчылулар арта барганда Мәскәүне Сүрия хакимиятен яклауны туктатырга чакырыр дип көтелә.

Путин АКШ президенты Барак Обама белән киләсе айда Төньяк Ирландиядә G8 саммиты читендә очрашачак.

XS
SM
MD
LG