Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Сүрия гыйсъянчылары химик корал кулланмаганлыкларын белдерә


Сүриядәге гыйсъянчылар илдә барган ватандашлар сугышында химик корал кулланулары турында хәбәрләрне кире кага. Ирекле Сүрия армиясе сүзчесе гыйсъянчыларда зарин нерв газы булмавын һәм аларның химик корал кулланырга җыенмавын белдерде.

Якшәмбе көнне БМО тикшерүчесе Карла дел Понте гысъянчыларның зарин газы кулланганлыгына ышанычлы дәлил бар дип белдерде. Ул шулай ук Сүрия президенты Бәшәр Әсад яклы көчләрнең дә химик корал куллану-кулланмавын ачыклау өчен өстәмә тикшерүләр кирәк, диде.

Элегрәк Кушма Штатлар химик корал куллану АКШның Сүриядәге гыйсъянчыларны яклавын нык арттырачак дип кисәткән иде.

XS
SM
MD
LG