Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:49
Яшел Үзәндәге бу очракны үтә хурлыклы, дип атамый булмый. Димәк, анда татарлар хакимияттән тулысынча читләштерелгән һәм алар анда якын да китерелми. Бу җәһәттән, үзебездә, Уралда булып үткән хәлләр турында сөйлисе килә.

Халкыбызның байтак өлешенең телебездән, мәдәниятебездән, гореф-гадәтләребездән читләшүенең сәбәпләре күп төрле. Шуларның иң мөһимнәре дип түбәндәгеләрне атарга буладыр:
– Бөтен цивилизацияле илләр өчен дә хас булган урбанизация, ягъни авыл халкының шәһәргә күченүе. Беләбез ки, татар теле һәм мәдәнияте авыл халкы тарафыннан сакланып килде. Ә шәһәрләрдә күпчелек урыс телле халык яшәде. Һәм шәһәргә күчкән татар балалары телләреннән читләшергә мәҗбүр булдылар. Авылларда инде халык аз калды.

– Татар яшьләренең Русия киңлекләренә таралуы һәм шунда яшәве дә телебезне кулланучыларны нык киметте.

– Татар гаиләләрендә татар мохите булдырылмау, балалар белән татарча сөйләшмәү дә шуның төп сәбәпләрнең берсе.

– Милли телдә укытмау да, турысын әйткәндә, – милләтебезне бетерүнең иң җитди сәбәбе.

Шушы вазгыятьне ничек булса да урыныннан кузгату, уңай якка үзгәртү өчен 18 апрельдә өлкәбездәге татарларның элитасы киңәшмәгә җыелды. Татар элитасы дип бу очракта мәктәп директорлары, район мәгариф бүлеге башлыгы, авыл, район хакимият башлыклары әйтелде. Өлкәдәге элитадан милләтебезнең күренекле эшлеклесе, “Саф чишмә” газетасы редакторы Фавия Сәфиуллина, Татарстанның Уралдагы тулы хокуклы вәкиле Р.Р.Садрыев килгәннәр иде. Киңәшмәне Свердловски өлкәсе татар мәктәпләре директорлар шурасы рәисе, Манчаж Тамак мәктәбе директоры Д.Г.Каюмов алып барды.

Д.Каюмовның әйтүе буенча әлеге шураның үткән елларда үткәрелгән җыелышларда кабул ителгән карарлары үтәлмәгән, кәгазьдә генә калган. Татар теле мәктәпләрдә укытылмый, директорлар телне укытмас өчен төрле сәбәпләр китерәләр. Аларның сүзе буенча, иң зур сәбәп – ата-аналарның балаларына ана телебезне укытырга теләмәве икән. Ягъни, алар балаларының урыска әйләнүен телиләр. Ләкин моның дөрес түгеллеген Рахманавыл мәктәп директоры ачып салды: ата-аналарга без ничек аңлаткан, алар шуңа кул күтәрәләр, диде. Телебезне иң санламаган җир – өлкәнең Красноуфимск төбәгендә күзәтелә. Бу район татарларның иң күп яшәгән җире. Ләкин телебез укытылган мәктәпләр сыңар кулның бармаклары белән санарлык кына. Шулар арасыннан иң алдынгырагы дип Н.А.Башкирцев җитәкләгән Рахманавыл мәктәбен әйтергә була. Монда ана теле атнасына ике сәгать үткәрелә, югары уку йорты бетергән педагог эшли. Шуңа күрәдер инде, Г.Тукай юбилеена багышланган конкурс та шушы ук мәктәптә уздырылды.

Әйтергә кирәк, Рахманавыл телебезне саклау буенча традицияләргә бай. Шуңа күрә күптән түгел “Яраткан моңнар” дип исемләнгән татар җыр һәм бию фестивале дә шушындагы мәдәният йортында үткәрелде. Сабан туйлары да еш үткәрелә тора. Авылда мәдәният өчен йөрәге янган кешеләр байтак яши. “Яңарыш” дип аталган, ветераннар оештырган ансамбль дә халыкның күңелен күтәрә.

Киңәшмәдә Рахманавыл хакимияте башлыгы Х.Х.Вәлиев һәм бу язманың авторы ана телен укытуның, кешенең кимендә ике тел белүенең бик файдалы булуын, андый кешенең зыялырак булганлыгын, тормышка карашы киңрәк булуын әйттек. Без икебез дә шушы мәктәптә бөтен фәннәрне дә ана телебездә укыган, рус теле предмет буларак укытылды, рус балалары аерым класста укыды. Укытучылар Татарстаннан килә торган иде.

Әлеге җыелышта мәктәп директорлары адресына Р.Р.Садрыев тарафыннан күп кенә каты сүзләр әйтелде һәм шушы елдан башлап телебезне укыту буенча катгый таләп куелды. Директорлар, тырышырбыз, дигән вәгъдә бирделәр. Ләкин моңа ышануы кыен.

Билгеле ки, халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өч өлештән тора: гаиләдә татар мохитен булдыру, татарча, мөселманча яшәү. Монда да аксыйбыз, гаиләдә бала белән русча сөйләшү модага керде. Аның дәвамы – балалар бакчасы. Сер түгел, балалар бакчаларында бу яктан эш тагын да мөшкелрәк. Анда тәрбия итү рус телендә алып барыла. Тәрбиячеләр, бәлки, татар телендә эшләрләр иде дә, ләкин үзләре дә телебезне ныклап белмиләр. Коллективта бер рус кешесе, йә бер рус баласы булса, татар теле шундук читкә тибелә. Балалар бакчаларында татар телендә төрле уеннар, тәрбия эше алып бару өчен программалар, методик күрсәтмәләр юк. Кыскасы, монда хәл мәктәптәгедән дә начаррак. Ә бит нәкъ менә шунда балага миллилекнең нигезе бирелә дә инде. Монда хөкүмәт тә бик кысылмый бит югыйсә, тыныч кына телебезне мәктәпкә кадәр тулысынча өйрәтеп чыгарырга була. Җиде яшендә телен яхшы белгән бала инде гомергә татар булып калачак. Ләкин, кызганычка каршы, безнең үзебезнең татарлыгыбыз, мөселманлыгыбыз бик түбән баскычта. Безнең мөселман һәм чын татар булган ата-бабаларыбыз каберләрендә тыныч яталар микән соң? Ай-һай, безнең сансызлыгыбызны һәм кяферләргә бирелгәнлегебезне күреп, мәңге газапта булмаслармы алар?

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG