Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:43

Соңгы вакытта “Бердәм Русия” фиркасенә тискәре мөнәсәбәтле кешеләрнең артуы хакында еш ишетелә. Фирканең байтак әгъзалары аннан чыгуы турында да әледән-әле белдереп тора. Башкортстанда да бар илдәге кебек үк вазгыять күзәтелә: хакимият фиркасенең абруе какшый.

Башкортстанда да, бөтен илдәге кебек үк, барлык җитәкче вазифаларны диярлек “Бердәм Русия” әгъзалары били. Бу фиркагә керү, коммунистлар заманындагы шикелле үк, барлык ишекләргә һәм түрә кәнәфиләренә яшел ут кабыза. Әлбәттә, бу дәүләт карамагындагы ширкәтләргә һәм оешмаларга кагыла. Шәхси, хосусый ширкәтләр җитәкчеләре бу калыпка буйсынып бармый.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайда да депутатларның иң зур күпчелеген “Бердәм Русия” фиркасе әгъзалары тәшкил итә. Монысы инде сайлаулар вакытында хакимият мөмкинлекләренең чиксез булуыннан тора. Шулай ук Уфа шәһәре шурасында да, башка зур шәһәрләрнең һәм районнарның кануннар чыгару органнарында да бердәмрусиялеләрнең күп булуы сәбәбе аңлашыла булса кирәк.

Таһир Ахунов

Таһир Ахунов

Соңгы вакытта “Бердәм Русия”дән гайрәте чигеп, аңарда әгъза булудан туктаучылар да, башка фиркаләргә күчүчеләр дә арта бара. Шуларның берсе Уфадагы билгеле милләттәшебез, Башкортстанның атказанган төзүчесе, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Таһир Ахунов. Ул 6 май көнне “Бердәм Русия” фиркасе әгъзалыгы таныклыгыннан баш тарткан. Һәм шунда ук “Русия ветераннары” исемле фиркагә әгъза буларак кабул ителгән. 27 апрель көнне Уфада бу фирканең Башкортстан бүлеген оештыру конференциясе булып үткән иде. Таһир әфәнде үзенең хакимият фиркасеннән чыгуы сәбәбен кыска гына аңлатты.

“Русия ветераннары” партиясе максатлары бик изге, - ди Таһир әфәнде. - Ул тәгаен эшләр башкарачак кебек күренә. Мин үзем гомерем буе буш сүзләрдән ерак йөрергә, күзгә күренә торган эшләр башкарырга тырыштым. Яңа фиркадә дә күбрәк файда китерә алырмын дип уйлыйм”.

“Бердәм Русия” фиркасенең абруе төшүе сәбәпләре хакында сорау белән танылган җырчы, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Айдар Галимовка да мөрәҗәгать иттек.

Айдар Галимов

Айдар Галимов

“Мине депутатлыкка “Бердәм Русия” фиркасе тәкъдим итте, - ди Айдар әфәнде. - Әмма мин үзем бу фиркадә әгъза булып тормыйм. Мин башта ук әйттем: тамашачыларым бер фирка тарафдарлары гына түгел, шуңа күрә аерым бер партия әгъзасы гына була алмыйм дип. Һәм әле дә шул позициядә торам.

Ә инде “Бердәм Русия”нең абруе төшү, аны ташлап чыгып китүчеләрнең артуы мәсьәләсенә килгәндә, шуны гына әйтә алам: һәр фирканең абруе, нигездә, аның лидерына бәйле. Аның җитәкчесенә халык ягыннан мөнәсәбәт нинди, фиркагә дә караш шундый ук була. Ә бездә “Бердәм Русия”гә илнең премьер-министры җитәкчелек итә. Халык бит ул барометр кебек. Илдәге хәлләр ничек булганын киң җәмәгатьчелекнең кәефләреннән күреп, аңлап була. Әлегә хөкүмәтнең ил тормышын алга җибәрерлек эш-гамәлләре күренми. Ә халыкның көн итмеше яхшырмый икән, димәк, хакимиятләргә дә, төп фиркагә дә ышаныч, әлбәттә инде, кими бара”.

Элек үзе дә “Бердәм Русия”не оештыру башында торган танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинның да үз фикерләре бар хакимият фиркасенең бүгенге хәленә.

Ринат Гатауллин

Ринат Гатауллин

“Мин бу фирканең чишмә башында торсам да, үзем аңа әгъза булып кермәдем. Аның абруе булмаячагы баштан ук мәгълүм иде, - ди Ринат әфәнде. – Чөнки “Бердәм Русия” – ясалма тудырылган фирка. Элек коммунистлар төрле програмнар кабул итә иде. Мисал өчен, азык-төлек програмы кабул ителә, ә илдә азык юк. Фән һәм техниканы үстерү турында програм турында сөйлиләр, ә фән үсеше өчен кыл да кыймылдату юк. Сүз күп, ә эш юк килеп чыга. “Бердәм Русия” белән дә шул ук хәл. Ул да коммунистлар эстафетасын алган фирка бит. Тәгаен идеологиясе юк хакимият партиясенең. Бердәмлеге дә юк, Русиясе дә юк.

“Бердәм Русия” хәтта бүгенге көндә хакимиятне дә якламый. Анда да төрле эре компанияләр астыртын көрәш алып бара. Башкортстанда да төп фирка белән гыйбрәтле хәлләр. Бездә ике зур клан көрәшә. Берсе әлеге президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә, ә элекке президент Мортаза Рәхимов артында – икенче клан. Иң кызыгы шунда – бу ике шәхес тә “Бердәм Русия” әгъзалары. Шулай итеп ике бердәмрусияле арасында да бердәмлек юк. Аерым кланнар ил, халык мәнфәгатен түгел, ә үзләренең эчке ихтыяҗларын канәгатьләндерүне генә күз уңында тота”.

Мәҗит Хуҗин

Мәҗит Хуҗин

Элек “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе урынбасары булган профессор Мәҗит Хуҗин да “Бердәм Русия” фиркасе оештырылган вакытта аның тарафдары сыйфатында иде. Әмма тормышлар, заманалар үзгәрә, мөнәсәбәтләр дә башкача була башлый. Хәзерге көндә Мәҗит Хуҗин Уфада оештырылган “Русия халык идарәсе фиркасе” (аның рәисе – киң билгеле медиамагнат Альберт Мөхәммәдьяров) әгъзасы һәм аның аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Ә “Бердәм Русия”гә карата мөнәсәбәтен “Азатлык”ка бик кыска гына әйтә ул: “Сүзләре күп, ә эшләре юк аларның”, - ди Мәҗит әфәнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG