Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:12

Әгерҗе районы җитәкчелеге Салагыш урта мәктәбен 9 еллыкка калдырмакчы. Ата-аналар балаларын Азеводагы урыс мәктәбенә җибәрүгә каршы. Әгерҗе районында оптимизация сылтавы белән алты мәктәптә үзгәрешләр булу мөмкин. Алар арасында данлыклы Иж-Бубый мәктәбе дә бар.

Әгерҗе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Азатлык радиосына Салагыш мәктәбенең үзгәртеләчәген кире какмады. Аның сүзләренчә, БДИ нәтиҗәләре Салагышта соңгы ике-өч ел эчендә югары сыйныфта укучыларның белем дәрәҗәсе төшкәнлеген күрсәткән. Салагыш укучылары олимпиадаларда һәм башка район күләмендә үткән чараларда да катнашмыйлар икән.

"Югары сыйныфтагылар Азевога йөреп укый башласа, көндәшлек, бер-береңне уздырырга тырышу хисләре туачак, белемнәре дә яхшырачак", ди ул. Аннан да кала, Сафиуллина фикеренчә, Салагышта 10нчы сыйныфта укучылар бөтенләй юк, ә 11нче сыйныфны быел ике бала гына бетерә. Балалар саны аз булганга әлеге белем йортын урта мәктәп итеп тотуның чыгымнан кала файдасы да юк.

Салагыш мәктәбе

Салагыш мәктәбе

Мәктәпне 9 еллыкка гына калдыралар икән дигән хәбәр укытучыларда һәм авыл халкында зур ризасызлык тудырган. Бу хакта Салагыш мәктәбе директоры Айдар Хөснетдинов белдерде. Укытучылар ата-аналар белән бу хакта җыелып сөйләшкәннәр инде. Барсы да бер тавыштан: "Без каршы!" дип әйткән.

Русиядә 2012 ел ахырында кабул ителгән мәгариф кануны нигезендә мәктәптә берәр үзгәреш көтелсә, бу хакта иң беренче чиратта авыл халкы һәм ата-аналар фикере исәпкә алынырга тиеш дигән юллар бар. Канун быел 1 сентябрьдән көчкә керергә тиеш. Татарстанның яңа мәгариф канунына да бу хакта аерым маддә кертергә җыеналар. Әлегә ул өлге хәлендә, ахырга кадәр эшләнеп бетмәгән. Җәй башларына аны Татарстан дәүләт шурасы карарга тиеш дигән хәбәрләр булган иде.

Сафиуллина сүзләренчә, Салагыш халкы белән мәктәпне оптимизацияләү йә булмаса аңа тимәү турында әлегә сөйләшү булмаган. "Бу мәсьәлә авыл халкы белән дә тикшереләчәк", диде ул. Аның сүзләренчә, барыбер соңгы сүзне район башлыгы әйтәчәк. Чөнки район хакимияте бу мәктәпне оештыручы булып тора.

Салагыш мәктәбе укучылары үзләре язган иншалар белән таныша

Салагыш мәктәбе укучылары үзләре язган иншалар белән таныша

Азево Салагыштан 25 чакрым ераклыкта урнашкан. "Беренчедән, ул татар мәктәбе түгел, ә рус мәктәбе. Азевога кадәр асфальт юл юк. Балалар көн саен яңгырда, буранда, көзге-язгы пычракта дыңгыр-дыңгыр 50 чакрым юл үтәргә тиеш була. Алар йөреп укый башласа, дәрестән соң үткәрелгән чараларда катнаша алмаячак. БДИ-га әзерләнү өчен дә өстәмә дәресләргә кала алмаячаклар. Мәктәпкә барам дип бала иртәнге биштә үк торып куярга тиеш була", ди Хөснетдинов.

Борчуга калган Салагыш халкы мөрәҗәгать әзерләгән. “Безгә аңлашылмаган тагын бер мәсьәлә бар. Әгерҗе районындагы күп авылларның арасы ерак. Бер-берсе белән асфальт юл белән тоташмаган, әмма аралары ерак булмаган рус авыллары Азево һәм Красный Бор бар. Азевода укучылар саны 60тан да артмый. Нигә бу ике мәктәпне бер-берсенә кушмыйлар, ә еракта урнашкан Салагыш балаларын йөртеп укытмакчы булалар. Без рус милләтенә каршы түгелбез. Ләкин безгә кагылган очрак татар милләтен кысу, аны ничек тә кимсетү, юкка чыгарырга тырышуның ачык мисалы булып тора. Киләчәктә авылда балалар саны кимүгә түгел, ә артуга таба барачак”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Моннан ике ел элек Салагыш мәктәбендә киләчәктә укыячак балалар санын чагылдырган план төзелгән булган. Анда 2018-2019 елларда Салагыш мәктәбендә 77 бала укырга тиеш дип фаразлана. Үзгәрешләр булмаса, шуның эченнән сигез бала 10нчы сыйныфта һәм 11 бала 11нче сыйныфта белем алачак. Бүген мәктәптә 69 бала укый.

Салагыш мәктәбендә имтиханга әзерлек

Салагыш мәктәбендә имтиханга әзерлек

Бүген югары сыйныфтагыларның аз булуына килгәндә, Хөснетдинов: “Моннан өч ел элек мәктәпне 9 еллыкка калдыралар дигән ыгы-зыгы тугач, ата-аналар балаларын туганнарына - Ижауга, Чаллыга һәм башка зуррак калаларга җибәрде. Хәтта Казанда укучылар да бар”, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, мәктәпне ябу шау-шуы чыккач, нәкъ яхшы укучылар башка мәктәпләргә киткән дә инде. Шуңа күрә БДИ нәтиҗәләре дә алай ук яхшы түгел. Укучылар китмәгән булса, бүген Салагышта 10-11нче сыйныфларда 9 бала белем алырга тиеш булган.

Авыл халкы да мөрәҗәгатендә: “Берничә ел рәттән билгесезлектә, куркып яшәү, билгеле, үз ролен үтәде. 9ны тәмамлап мәктәптән иң тырыш, иң яхшы укучылар китә башлады. Әгәр ябалар дип куркытып тормасалар, алар мәктәптә укуларын дәвам итә иде. Моңа кадәр мәктәпне тәмамлаучыларның үзләре теләгән уку йортына керә алуы моңа дәлил булып тора”, дип язган.

6 май көнне Әгерҗедә район җитәкчелеге мәктәп директорларын, депутатларны, авыл хакимияте башлыкларын җыеп киңәшмә үткәргән. Шунда директорларга акчаны бәрәкәтле итеп тоту өчен кайбер мәктәпләрнең кыскартылачагын аңлатырга тырышканнар.

Салагыш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бүлмәсе

Салагыш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бүлмәсе

Сафиуллина сүзләренчә, оптимизациялисе мәктәпләр бер Салагышка гына төртелеп калмый. “Аларга хәйранга җыелырга мөмкин. Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня татар мәктәбен алыйк. Анда 66 бала укый. Ул да үзгәртелергә мөмкин. Аның янында Кадыбаш мәктәбе бар. Ә Кадыбаш математика һәм физика буенча районда иң көчле мәктәпләрнең берсе. Планда Девятерняны күчерү дә каралган. Әле уйланабыз”, диде ул.

Әгерҗедә 6 май көнне булган сөйләшү вакытында Салагыштан кала тагын Исәнбай, Иж-Бубый мәктәпләрен 9 еллык итү, Тәбәрле мәктәбен башлангычка калдыру, мари авылларындагы Кулигаш һәм Кәдрәк мәктәпләрен дә оптимизацияләү турында сүз булган. Бу хакта Азатлыкка әлеге киңәшмәдә катнашкан бер кеше белдерде. Исемен күрсәтмәүне үтенде.

Сафиуллина да мәктәпләрне үзгәртү өчен кызу эш башланганын яшерми. “Татарстан мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин белән дә киңәшләшүләр бара”, диде ул.

Салагыш мәктәбен моннан ике ел элек 9 еллыкка калдырырга теләгәннәр иде инде. Ул вакытта ата-аналар нык каршы торганга тимәскә булдылар.

2011 елның февраль аенда данлыклы Бубый авылы мәктәбе ябыла дигән фараз ишетелгәч, татар журналистлары Бубый авылына десант төшергән иде. Нәтиҗәдә, район хакимияте халык алдында мәктәпне япмаска вәгъдә бирде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG