Accessibility links

Кайнар хәбәр

Будановны үтерүдә гаепләнгән Темерханов 15 елга иректән мәхрүм ителә


Юсуп Темерханов
Юсуп Темерханов
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе элекке полковник Юрий Будановны үтерүдә гаепләнгән Юсуп Темерхановны 15 елга иректән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Мәхкәмәдә Темерханов үзенә белдерелгән барлык гаепләүләрне кире какты. Аның адвокаты Мурад Мусаев бу хөкем карары гадел түгел дип аны гамәлдән чыгарырга тырышачагын белдерде.

Буданов 2011 елның 26 августында Мәскәүдә атып үтерелгән иде. Аңа кадәр Буданов чечен кызы Эльза Кунгаеваны көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнеп иректән мәхрүм ителде һәм сынау шарты белән вакытыннан алда иреккә чыгарылды.
XS
SM
MD
LG