Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны басып алучылар һәйкәленә 19 миллион сум бүленә


Казанны басып алучылар һәйкәле
Казанны басып алучылар һәйкәле

Быел 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына куелган Казансу елгасындагы һәйкәлне төзекләндерүгә 19 миллион сум бүленә, Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл һаман да юк.

Күпләр Явыз Иван һәйкәле дип йөртүче 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне төзекләндерүгә федераль казнадан 19 миллион сум бүленәчәк. Бу хакта Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ”га белдергән иде.

Федераль әһәмияткә ия булган әлеге Казансу елгасындагы һәйкәл мәдәни мирас булып санала һәм Росимуществога карый. Әлеге оешманың Татарстан бүлегендә белдерүләренчә, һәйкәлнең тышкы ягындагы төзекләндерү эшләре декабрьдә үк тәмамланган. Эчке якны төзекләндерү турында алар берни дә белмәүләрен әйтте.

Кайбер мәгълүматларга караганда, май бәйрәмнәреннән соң һәйкәлне төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүче ширкәтләр өчен бәйге узарга тиеш. Мөгаен Гыйльметдинов әйткән акчалар шуңа тотылачактыр.

Шул ук вакытта Казанны саклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл ачу турында карар 1999 елда республика хөкүмәте тарафыннан кабул ителсә дә, һәйкәлне әле беркем дә күргәне юк. Гәрчә аның алсу гранит блогыннан эшләнгән 1600 мм диаметрлы шары сатып алынды һәм кайтарылды. Шарда гарәп хәрефләре белән куфи стилендә “Таш мәңгелек түгел, әмма хәтер яши” дигән гыйбарә чокып язылган”, дип белдерелә.

Министрлар кабинетының карары нигезендә ул һәйкәл инде 2002 елда ук ачылырга тиеш иде.

Әлеге карарны үтәтү өчен татар милли хәрәкәт вәкилләре һәйкәлне булдыру турында чыгарган республика хөкүмәтен һәм бу вазифа йөкләнелгән Казан шәһәре башкарма комитетын мәхкәмәгә дә биреп карады. Элегрәк Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларның шикаятен канәгатьләндермәде. Быелның 7 февралендә Татарстан югары мәхкәмәсе дә Вахитов районы мәхкәмәсенең карарын үз көчендә калдырды. Моны әлеге министрлар кабинеты карары рәсми мәгълүмат чараларында басылмау сәбәпле дип аңлатканнар.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев сүзләренчә, алар әле яңадан Татарстан югары мәхкәмәсенә бер кассация бирә ала.

“Без моннан кулланачакбыз. Ә аннары инде Русия мәхкәмәсенә, анда да уңышка ирешә алмасак Европаныкына мөрәҗәгать итәчәкбез. 14 ел буе халыкны алдау бара. Рәсми җавапларда ул шар Испаниядән кайтарылды диелсә дә, чынлыкта аны беркем дә күргәне юк”, ди ул.

Әлеге хөкүмәт карарын мәхкәмәгә биргән Мөдәррис Галимҗанов исеменә 2011 елның 26 декабрь көнге 31913 номерлы хатта татар телендә Казан шәһәре башкарма комитеты сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Р.Әхмәтов кул куйган хат та килгән була. Анда Испаниядән һәйкәлнең төп элементы кайтарылуыннан тыш, 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл куелганнан соң, аны ачуга багышланган зур бәйрәм тантанасы булачагына да ышандырыла.

Ләкин бәйрәм урынына милли хәрәкәт вәкилләре мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр.
XS
SM
MD
LG