Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:19

Чаллының ГЭС бистәсендә һәм яңа шәһәр өлешендәге ике кибеттә татар китаплары сатыла. Бүген әлеге сәүдә урыннарында шәһәр язучылары, шагыйрьләре катнашында Татар китабы көне узды. Чарада сәнгать-әдәбият әһелләре катнашты, татар китаплары турында фикер алышулар да булды. Кичәнең зур өлеше Зифа Кадырованың яңа гына чыккан “Бәхеткә юл кайдан?” дигән китабын тәкъдим итү белән үрелеп барды.

Чарада татар китабын сату-чыгару турында сүз-фикерләр дә булды. Азатлык хәбәрчесе “Тургай” кибете мөдире Мөнирә Гәрәева фикерләрен белеште.

– Мөнирә ханым, татар китапларын сату эшенә кайчан керештегез? Шундый фикерләр ишетергә туры килә, татар китабы белән сәүдә итеп беркайчан да баеп булмаячак. Сезнең эшләр ничек бара?

Мөнирә Гәрәева

Мөнирә Гәрәева

– Татар китапларын сатуны 1999 елда башладым. Аңа кадәр 25 ел китапханәдә эшләгән идем. Шуңа, китап белән эшләүнең авырлыгын сизмәдем. Әйе, татар китапларын сатып баеп буламы дигән сүзләрен мин еш ишетәм. Бу бик үзенчәлекле әйбер. Һәр китапның үз укучысы бар. Зифа Кадырованы укучылар нәкъ менә бүген аеруча күп. Моның өстенә тарихи әсәрләр дә, шигырьләр дә сатыла.

Чарага килүчеләр Мөнирә Гәрәева белән сөйләшә

Чарага килүчеләр Мөнирә Гәрәева белән сөйләшә

Әлбәттә, татар китаплары сәүдәсен урысча чыккан китаплар белән чагыштырып булмый. Татар китапларыннан зур керем юк. Шулай да яшәргә җитә. Без үз күңелебезне җәмгыятькә файдалы эш башкарабыз дип юатабыз. Кибеттә акча әйләнеше булсын өчен урысча китаплар, мәктәп дәреслекләрен дә, сувенирлар да сатабыз, чөнки Чаллы бик үзенчәлекле шәһәр. Мөгаен, татар китапларын сатучы ике кибете булган башка шәһәр юктыр да әле. Яңа шәһәрдә милли китаплар белән сәүдә итүче Алсу ханым белән без коллегалар да, шул ук вакытта көндәшләр дә.

– Китапларны каян, ничек алып кайтып кибет киштәсенә җиткерәсез?

“Тургай” кибете

“Тургай” кибете

– Нәшриятлар белән килешү төзибез, бар язучылар белән элемтәдә торабыз. Кайда, нинди татарча яки татар тормышына кагылышлы урысча китап чыга, аларны үзебез алып кайтабыз. Мондый китапларны эзләүчеләр бик күп. Чаллы төбәгеннән бик күп киләләр. Хәзер бит татар телен урыс мәктәпләренә дә кертәләр. Шуңа дәреслекләр эзләүчеләр күбәеп китте. Аннан соң Себер, Төмән, Пермь, Оренбур, Ульян якларыннан Татарстанга кагылышлы китапларны сораучылар кимеми. Без почта аша да, шул якларга баручы транспорт хуҗалары белән дә сөйләшеп, андый гозерләрне үтәргә тырышабыз.

Башкортстан яклары белән элемтәбез һәрвакыт тыгыз. Бу республикага китапларны алып барып саткан очраклар да була. Бездән татар китапларын алучылар булганда күңелебез күтәрелә. Бу инде безнең барыбызның да киләчәге бар дигәнне аңлатадыр.

Зәкия Мортазина (с) һәм Тәнзилә Әхәтова

Зәкия Мортазина (с) һәм Тәнзилә Әхәтова

Шушы сөйләшүдә соң без әлеге чарага килгән олы яшьтәге апаларның да фикерләрен белештек.

“Татар әдәбияты югары дәрәҗәдә. Мин үзем шәһәрнең ике китапханәсенә йөрим. Ә менә кибетләрдән татар китапларын сатып алырга хәл юк, мин – пенсионер” диде Зәкия Мортазина.

Тәнзилә Әхәтова үзе дә шигырьләр яза. Татар язучыларның китапларын төрле мәдәни чараларда таратуы белән горурлануын да яшермәде.

Чаллы үзәк китапханәсенең баш белгече Роза Хәмидуллинаның фикерләрен дә белештек.

– Роза ханым, сез озак еллар китаплар белән эшлисез. Әйтегез әле, татар китабын укучылар саны артугамы, кимү ягына барамы?

Роза Хәмидуллина

Роза Хәмидуллина

– Чын дөресен әйткәндә, китап укучы саны көннән-көн кими. Ләкин Зифа Кадырова соңгы вакытта укучыны уятты кебек. Аның әсәрләрен башта пенсионерлар укыса, аннан студентлар һәм укытучысы таләпчән булган укучылар укый. Менә шушы төр кешеләр әле дә китапханәгә йөри. Ә Зифа ханым безнең укучыларны тагын бер кат арттырды.

Зифа Кадырованың “Бәхеткә юл кайдан?” китабы

Зифа Кадырованың “Бәхеткә юл кайдан?” китабы

Китап кибетләре китапханәләргә көндәш була алмый. Китап сатучыларның хезмәтенә сокланып карыйм. Кешене акчадан башка бернәрсә дә кызыксындырмый дигән чорда, китап кибетләре ачып халкыбызны әдәбиятка җәлеп итәләр икән, бу бик зур батырлык, кыюлык, тырышлык сорый.

Татарча китаплар кибетендә Чаллы язучылары белән очрашу исеме астында барган бу чарага язучы Зифа Кадырова да үзенең яңа гына басылган китапларын да сатуга алып килгән иде. Аның иҗатын яратып укучылар чират торып, “Бәхеткә юл кайдан?” дип исемләнгән китапны алды. Зифа ханымны сәүдә шөгыленнән бүлеп, аңа берничә сорау бирдек.

– Зифа ханым, без бүген бирегә килүчеләр авызыннан татар китабының кирәге бетте һәм татар китабы кирәк, аны укучылар әле күп диючеләр дә булды. Ә сез язасыз да язасыз, китап арты китап чыгарасыз?

Зифа Кадырова

Зифа Кадырова

– Китап укучылар барлыгын белү өчен без бу кибеттә тәкъдим итү чарасы үткәрәбез. Халык татар китапларының кайларда сатылуын да белергә тиеш. Хөкүмәт татар китаплары сатучы кибетләрне хәзер тотмый. Шуны искә алып, минем, башка язучыларның китаплары чыгу уңаеннан менә шундый бәйрәм уздыруны тәкъдим иткән идем. Менә монда китапларның кирәк булуы-булмавы күренә дә инде.

Мин үз китапларымны кичә генә Казаннан алып кайттым. Анда да районнардан килүчеләргә ике меңләп китап тараттык. Халык әсәрләремне көтә. Минем үзалдыма язучы булу максатын куйган юк. Шулай да язам, язганны халык сорагач, чыгарабыз.

Әдәбият яратучылар белән шундый ук очрашу татар китапларын сатучы “Рәхмәт” кибетендә дә узды. Биредә дә өр-яңа китабын чыгарган Зифа Кадырова игътибар үзәгендә булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG