Accessibility links

АКШ дәүләт секретаре Мәскәүдә хокук яклаучылар белән очрашты


АКШ дәүләт секретаре Джон Керри
АКШ дәүләт секретаре Джон Керри
АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Мәскәү сәфәренең икенче көнендә Мәскәү Һелсинки хокук яклау төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева һәм Кеше хокуклары өчен төркеме җитәкчесе Лев Пономарев, Мемориал, Агора, Human Rights Watch Russia, Greenpeace Russia оешмалары җитәкчеләре белән очрашып Русиядә хөкүмәттән тыш оешмаларны эзәрлекләүләр турында сөйләште. Алексеева әйтүенчә, очрашуда Сазлык мәйданы эше дә, Магнитский акты да каралмаган.

Соңгы бер айда Русиянең төрле шәһәрләрендә хөкүмәттән тыш оешмаларда чит ил агентлары канунының ничек үтәлүен ачыклау сылтавы белән киңкүләм тентүләр, тикшерүләр узды.

Керриның АКШ илчелегендәге очрашуына кадәр чәршәмбе көнне Петербурда “Иңгә-иң” кинофестивален үткәрүче ЛГБТ оешмасының чит ил агентлары турындагы канунны бозучы дип танылуы хәбәр ителгән иде. Фестивальне оештыручы Гөлнара Солтанова әйтүенчә, прокуратура халыкара ЛГБТ турында брошюра чыгаруны һәм “Һомофоб канунын бергәләп туктатыйк” хәрәкәтендә катнашуны канун бозы дип атаган.
XS
SM
MD
LG