Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владислав Сурков Русия вице премьеры вазифасыннан китә


Владислав Сурков (с) һәм Владимир Путин
Владислав Сурков (с) һәм Владимир Путин
Владислав Сурков вице премьер – Русия хөкүмәте идарәсе җитәкчелегеннән үз теләге белән китте. Бу турыда карарны бүген президент Владимир Путин имзалады.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, аның китүе Тикшерү комитеты сүзчесе Владимир Маркин белән “Сколково” тирәсендәге вәзгыять турында бер-беренә каршы белдерүләр ясауга һич тә бәйле түгел.

19 апрельдә Тикшерү комитеты “Сколково” фонды вице-президенты Алексей Бельтюковны аеруча зур күләмдә акча исраф итүдә гаепләп җинаять эше ачкан иде. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Бельтюков Дума депутаты һәм оппозиция җитәкчеләренең берсе Илья Пономаревка канунсыз рәвештә 750 мең доллар биргән.

Сурков күптән түгел моңа бәйле рәвештә Тикшерү комитетының артык нык тырышуы “Сколково” проектының абруен төшерде, дип белдерде. Маркин аның бу сүзләренә кискен тәнкыйть белән җавап бирде.
XS
SM
MD
LG