Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:04

6 майда Акмәчет-Бакчасарай юлының 25нче чакрымында узган Бөтенкырым "Хыдырлез" бәйрәмендә 30 меңләп кеше катнашты. Кырымның төрле районнарыннан килгәннәр өчен төрле бәйрәм чаралары оештырылды.

Бәйрәмне Кырым мөфтие хаҗи Әмирали Аблаев дога белен ачты, Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев җыелганнарны “Хыдырлез” белән котлады. Шул арада күккә ак күгәрченнәр очырылды.

Халык традицияләре буенча "Хыдырлез" бәйрәмендә өйдә пешерелгән калакайны (түгәрәк ипи) сәхнәдә Мостафа Җәмилев тәгәрәтте. Калакай өске ягы белен күккә карап ятты – гореф-гадәтләр буенча бу ел бәрәкәтле, уңышка бай ел булачак дигән сүз.

“Хыдырлез” майданында кырымтатар остаханәләре эшләп чыгарган милли уенчыклар, көмеш бизәкләр, балчыктан ясалган милли савыт-саба, чигелгән яулыклар, күлмәкләр, баш киемнәре ярминкәсе ачылды, балалар өчен аттракционнар, төрле кырымтатар ансамбльләре, артистларның чыгышлары башланды.

Бәйрәм мәйданында һәрбер район үзенең чатырын урнаштырды. Киевтан Украина халык артисты, опера җырчысы Феми Мустафаев, "Новая волна-2010" (Юрмала) ярышы җиңүчесе Җамала, Кырымнан гитарачы, Украина халык артисты Әнвәр Измайлов, "Кырым", "Хайтарма", “Җәмилә”, “Гульдесте”, “Акъяр”, “Илһам”, “Бакчасарай” ансамбльләре чыгышлары кичкә хәтле дәвам итте.

"Хыдырлез" бәйрәмен үткәрүдә бөтен чыгымнарны, оештыру эшләрен кырымтатар эшкуарлары һәм Бакчасарай район администрациясе (рәисе - кырымтатары Ильми Умеров) үз өстенә алдылар.

Ә менә Кырым Министрлар шурасы (Совмин) “Хыдырлез" бәйрәмен Кырымның өч районында – Судак, Кизләү (Евпатория), Акмәчет (Симферополь) районнарында 10, 11, 12 май көннәрендә үткәрергә дигән карарны үтәргә җыена. Кырымтатар Мәҗлесе Совминның бу карарын тәнкыйтьләп чыккан иде. Хөкүмәт уздырачак бәйрәмгә халык җыелырмы, юкмы – вакыт күрсәтер.

XS
SM
MD
LG