Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

Яшьләрнең "Азатлык" берлеге, "Фикер" клубы, "Таңбатыр" җәйләвен оештыру комитеты һәр татарны 2013 елда җиде агач утыртырга чакыра.

Татарстанда урманнар биләгән, агачлар үскән җирне арттыру өчен дәүләт дәрәҗәсендә берничә еллык махсус програм кабул ителергә тиеш. Әгәр бу эш башкарылмаса, экология елдан-ел начарлана гына барачак. Бу хакта Азатлыкка Мари Иле татарларының милли хәрәкәте җитәкчесе, яшьләр активисты Рамай Юлдашев белдерде. "Универсиада алдыннан агач утырту чаралары үткәргән булып кына, 2013 елны республикада экология елы дип игълан итеп кенә тукталып калырга ярамый", диде ул.

Аның сүзләренчә, XIX гасырда хәзерге Татарстан җирләренең 60%-ын урманнар биләгән булган. Бүген исә республикада, чынлыкта, агач үскән җирләр 12% кына калган. "Түрәләр Татарстанда 16% урман бар дип белдерә. Бу сан федераль казнадан күбрәк акча алу өчен, урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен тоту өчен махсус арттырып күрсәтелә. Бүген табигатьнең авыр хәле турында чаң сугу кирәк", ди Юлдашев.

Рамай Юлдашев

Рамай Юлдашев

"Азатлык", "Фикер", "Таңбатыр" татарлар үзләре дә үз илләренең яшеллегенә битараф булмаска тиеш дигән карашта. Шул нәүбәттән алар 2013 елда һәр татарны кимендә җиде агач утыртырга чакыра. "Җиде саны татарлар өчен үзгә бер әһәмияттәге сан ул. Җидегән йолдыз, җидегән чишмә һәм тагын шуның кебек төшенчәләрне саный китәргә була", ди Юлдашев.

18 май көнне әлеге яшьләр оешмаларының вәкилләре Биектау районындагы Иске Казан музей-тыюлыгы янында агачлар утыртачак. "Бу тарихи урында кара туфрак бик юка. Җирне эшкәртә-эшкәртә ул юкарган, эррозия нәтиҗәсендә чокырлар барлыкка килгән. Шул ук вакытта археологлар да казыгач җирләрне тигезләмәгәннәр, элекке хәленә кайтармаганнар. Шуңа күрә тарихи урынга бигрәк тә игътибар кирәк дип саныйбыз. Агач утырту белән беррәттән Хан чишмәсен, Хаҗи мулла чишмәсен чистартуны да гадәткә керттек. Агач булган җирдә яңгыр сулары да, кар сулары җиргә сеңә һәм чишмәләр дә корымый", ди Юлдашев.

"Азатлык", "Фикер" клубының Чаллы, Норлат һәм башка җирләрдәге бүлекләре дә бу гамәлне хуплаган, алар да үзләре яшәгән җирдә агач утыртырга чыгачак.

Юлдашев сүзләренчә, яшьләр 2000нче еллар башыннан ук яз һәм көз көннәрендә Иске Казан янына агачлар утыртуны гадәткә керткән. Кайбер елларны меңләп, кайбер елларда 500-ләп чыршы, нарат, каен, юкә һәм башка агачлар утыртканнар.

Мари урманнарыннан 500 үсенте алып киләм
"Мин үзем Мари Иле урманнарыннан ел саен 500-ләп үсенте алып киләм. Егетләр арасында үзләренең бакчаларыннан алып килүчеләр дә бар. Агач дигәннән, карлыган, каен һәм башка үсентеләрне дә утыртырга мөмкин. Иске Казан урман хуҗалыгы белән дә элемтәләребез әйбәт. Алар да агачлар бирә", ди Юлдашев.

Аның сүзләренчә, элекке белән чагыштырганда Казан хәзер бигрәк тә йоны йолкынган тавыкка ошап калган. Шәһәр үзәгендә йортлар төзү нәтиҗәсендә парклар юк ителгән. Татарларга хәзер табигать белән гармониядә яшәү җитми, бер-берсенә байлыгы белән мактану гына модага кергән, ди ул.

Татарстанда агачларны рөхсәтсез кисү тукталмый. Шуларның берсе - 2012 ел ахырында Балык Бистәсе районында 187 нарат агачы киселгәне ачыкланды. Табигатькә бер миллион сумлык зыян салынды. Бу гамәл урманчы белән килешеп эшләнгән, дип белдерде Greenpress.ru сәхифәсе.

Татарстанда агач кисәргә рөхсәт алып та табигатьне корытучылар ачыкланып тора. “Амадей” ширкәтенә Казанның Дубравная урамында төзелүче мәктәпкә юынтык сулар агызу торбасы салырга кушылган. Моның өчен 77 агачны кисәргә һәм 400 кв.м чирәмне бозарга рөхсәт бирелгән. Әмма май башында “Амадей”ның әлегеләр өстенә тагын 15 агачны кисүе һәм 200 кв.м чирәмлекне юк итүе ачыкланган.

Казандагы ятим урманнарга да һөҗүм дәвам итә

Социаль-экология берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Наилә Биктимерова фикеренчә, түрәләр табигатькә аяусыз, ә урман хуҗалыгы министрлыгы кыл да кыймылдатмый.

​“Республика һәм шәһәр түрәләренең аппетитлары көчәя. Петровский поселогындагы урман юкка чыкты, Нокса авышлыгындагы 25 гектарлы гүзәл урынны төзелеш компанияләренә саттылар, Кузәмәттәге 60 гектар урман бетеп бара.

Хәзер инде һөҗүм тагы да зуррак масштаблар алды. Суслонгер урманчылыгына караган 200 гектардан соң чират Аракчино бистәсендәге 1000 гектарлы урманга да җитәчәк. Ул шулай ук республика карамагына тапшырылган. Кызганычка каршы, урман хуҗалыгы министрлыгы биредә берни дә эшләми. Казанда һәм аның янәшәсендәге урманнар яклаучысыз калды”, ди Биктимерова.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк идарәсе хезмәткәре Рифкать Хуҗиев Казан шәһәрендә бүген 1 мең 500 гектар “ятим" урманнар булуын әйтте. Бу - махсус утыртылган агачлар түгел, ә үзләре үсеп чыккан, агач-куак катнашмасы. Әлеге мәйданнарның урман статусы юк, бер җирдә дә теркәлмәгән. Шәһәр хакимияте моннан бик оста файдалана. Нокса авышлыгындагы агачлыкны моннан чыгып шәһәр чиновниклары “кыргый агач үсентеләре”, Кузәмәт урманын “авыл хуҗалыгы җирләре”, ә Петровский поселогындагы урманны “билгесез куаклыклар” дип саный.

"Без аларны санап, исәбен алырга һәм шәһәр урманы, паркы дигән статус бирергә тәкъдим иткән идек. Тик әлегә бу эшне башкаручы юк”, ди Хаҗиев.

Казан шәһәре җитәкчелеге җирне үз кулларына төшерү өчен ниләр генә эшләми. Казанның Идел буе районындагы бер өлеш җирләр Русия саклану министрлыгы карамагында, аерым алганда Суслонгер хәрби урманчылыгыныкы була. Ләкин Казан түрәләре бу җирне бәхәсле дип тапкан һәм берәүдән дә сорамыйча махсус карар белән Идел буе районына кушып куйган.

Кузәмәт урманын кисүгә протест митингы

Кузәмәт урманын кисүгә протест митингы

2012 елның 19 ноябрендә Казан шәһәре Башкарма комитеты карары белән бәхәсле урманның яртысы диярлек - бу 95 гектарлы федераль җир - “Республика милек казнасы” оешмасына бирелгән. Соңрак ул шәхси кулларга күчә. 95 гектар урманның бүгенге хуҗасы “Ак Барс Капитал” идарәче компаниясе.

Татарстанның табигатьне саклау прокуроры бәхәсле урманны саклап калу өчен махсус чаралар күрүне сорап Вахитов районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әмма мәхкәмә тиешле карарны чыгарганчы урман шәхси кулларга күчкән була инде.

Быел табигатьне саклау прокуратурасы мәхкәмәгә кабат мөрәҗәгать итте. Прокуратура Казан шәһәре хакимиятенең 200 гектар урманны үзенә кушуын канунсыз дип белдерә. Февраль аенда Вахитов районы мәхкәмәсе бу үтенечне канәгатьләндермәде. Прокурор хакыйкатьне югары мәхкәмәдә табарга өметләнгән иде, әмма ул шәһәр хакимиятенең карарын үзгәрешсез калдырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG