Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:24

Петербурда түрәдән котылу өчен халыкны мәчет белән куркытканнар


Русия шәһәрләренең күпчелегендә халык мәчет төзелешенә каршы

Русия шәһәрләренең күпчелегендә халык мәчет төзелешенә каршы

Петербурда мәчет төзү турындагы хәбәр таралганнан соң, Невский районы башлыгы Ситдыйковның эшеннән китүе мәгълүм булды. Әлеге хәбәрне тараткан оешманы җирле мөселманнар белми.

Бу көннәрдә интернетта Петербур шәһәрендә 200 метр манаралы Русиядәге иң зур мәчет төзеләчәге турында хәбәр таралды. Әлеге мәчетне төзү турындагы мәгълүматны «Свет Пророка» дигән үзәк таратты. Алар бу максатлар өчен миллиард доллар акча табулары турында да әйтте. Мәчетнең Невский районында төзеләчәге һәм район башлыгы Сергей Ситдыйковның моңа ризалык бирүе хәбәр ителде.

Әлеге хәбәр таралуга интернетта шау-шу туды. Шулай ук Ситдыйковка каршы митинг оештырылачагы әйтелде. Аны оештыручылар торак-коммуналь хезмәт өлкәсендәге проблемнар, юлларның төзек булмавы һәм Үзәк Азиядән мигрантларның күп булуы сәбәпле, Ситдыйковның эшеннән китүен таләп итәргә теләгәннәр. Әлеге хәбәрләрдән соң җиде ел эшләгән түрәнең үз теләге белән эштән китүе мәгълүм булды.

"Кешеләр аның китүен белгәч митингка чыкмаска булды", диде чараны оештыручы Марат Гогуадзе РИА Новостига.

Петербур мөселманнары координация шурасы рәисе Шамил Могаттаров мәчет төзү турындагы хәбәрнең ялган булуын әйтте.

"Мин Петербурда мәчет төзүнең ни кадәр авыр икәнен беләм. Бу эшне төрле сәбәпләр табып һәрвакыт сузып киләләр һәм шуңа бу дөреслеккә туры килми", ди ул.

Петербурдагы «Мәккә» оешмасы җитәкчесе Ринат Вәлиев бу мәчет төзү турындагы хәбәрне нәкъ түрәдән котылу өчен кулландылар дип саный.

«Петербурда «Свет Пророка» - "Пәйгамбәр нуры" дигән оешма беркайчан да булмады. Бу татар фамилияле Ситдыйков дигән кеше бәлкем татар да түгелдер. Мәчет турындагы яңалык аңа каршы провокация дип уйлыйм, чөнки район хакимияте башлыгы җиргә хуҗа түгел. Аның өчен башта губернаторга хат язарга кирәк. Җиргә шәһәр хуҗа. Аннары Петербурда 200 метр манаралы мәчет һич була алмый. Бу ялган”, ди ул.

Вәлиев сүзләренчә, кайбер мөфтиләр дә монополияне югалтырга теләмичә моңа каршы чыга, чөнки мәчеткә керә торган сәдакалардан колак кагудан куркалар. Билгеле булганча, бүген Петербурдагы ике мәчеткә дә Равил Пончаев хуҗа. Күптән түгел Җәгъфәр Пончаев вафат булганнан соң, аның урынына улы Равил калды. Җәгъфәр хәзрәт заманында күп кенә мөселманнар аның белән уртак тел таба алмады.

“Ул намаз узып биш минут үтүгә җәмигъ мәчетен ябып куя иде. Равил алай итми, аның белән уртак тел табу җиңелрәк”, ди Вәлиев.

1910 елда татарлар тарафыннан төзелгән биш мең кеше сыйдырышлы мәчеттән тыш, Петербурның Приморский районында тагын бер мәчет бар.

“Аны мөселманнарының “авызын каплар” өчен тиз генә төзергә булдылар. Ул мәчет проблеманы чишә алмый, чөнки анда бер 300ләп кенә кеше сыя. Ул район үзәгендәге мәчетне хәтерләтүче кечкенә генә бер бина. Шуңа Петербурда ике түгел, ә бер ярым мәчет бар дип әйтәләр. Петербурда мигрантлар белән бергә 1 миллион 200 меңләп мөселман яши. Татарлар 300 меңләп”, ди Вәлиев.

Ул үзе Валентина Матвиенко губернатор булган чорда мәчет өчен җир сорап мөрәҗәгать иткән булган.

“Ул ризалык бирде, ләкин Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәтендә төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Алар безгә Новгордтан үз имамнарын тага башладылар, ә безнең Мәккә-Мәдинәдә укып кайткан үз кешеләребез бар иде. Шуңа без аңа каршы булдык. Безнең уставларны үзгәртә башладылар. ДУМЕР белән эшләүдән вакытлыча баш тартырга туры килде. Шуңа мин бу җирне алудан баш тарттым. Ул вакытта җирне алып була иде”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG