Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү татарларга нәрсә биргән?


Икенче дөнья сугышы ветераннары белән очрашу
Икенче дөнья сугышы ветераннары белән очрашу

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге соңгы елларда урнашкан традиция буенча Икенче дөнья сугышы ветераннары белән очрашу уздырды.

Очрашу башкаланың Орджоникидзе районы татарлары конгрессы башы Рәис Карачуринның сугышта шәһит киткәннәр рухына Коръән сүрәләре укуы белән башланды. Һәр елдагыча очрашуга ике ветеран - медицина фәннәре кандидаты Әсгать Минһаҗетдинов белән Рифгать Урманов килгән иде. Бу ике ветеран да татар милли хәрәкәтендә катнашучылар, шуңа да чарага даими алар гына чакырыла.

Әсгать Минһаҗетдинов
Әсгать Минһаҗетдинов
Әсгать Минһаҗетдинов: “Мин сугышка кергәнче Мәскәү хәрби инженер училищесын тәмамладым. 1942 елны сугышка алдылар. Көнчыгыш фронт, Орлов-Курски дугасы һәм Икенче Беларус фронтларында сугыштым. Артиллерия гаскәрләрендә разведчик булдым. Артиллерия утын төгәл юнәлдерү өчен оештырылган разведка төркемендә хезмәт иттем. Беларусның Бобруйски шәһәрендә каты яраландым. Бу минем дүртенче тапкыр яралануым булды. Аягымны кисмәкчеләр иде, йөрәге күтәрәлмәс дип кисми калдырдылар. Аягым акрынлап төзәлде, мине кайтарып җибәрделәр. Фашистлар берничә айда Мәскәүне алып, 7 ноябрь парад үткәрергә өмет иткән иделәр. Бу уйлары барып чыкмады. Чөнки барлык ил халкы ватанны азат итү өчен көрәштә үзен аямады”, дип сөйләде.

Рифгать Урманов
Рифгать Урманов
Рифгать Урманов: “Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Хәтеремдә, ул көнне барлык халык күтәрелеп чыкты. Сугышның беренче көнендә үк үз теләкләре белән авылдан егерме ир-ат хәрби хезмәткә китте. Мине 1943 елны алдылар. Минскида сугышка кердем. Артиллерия гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт иттем. Аркага кәтүк тагып элемтә сузып йөрдем. Сугыш беткәндә мин һоспитальдә идем. Аннан чыккач тагы алты ел хезмәткә калдырдылар. Германиядә хезмәт иттем”, диде.

Чарада зур булмаган фикер алышу да узды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов ветераннардан: “Ни өчен ул сугышта Советлар берлегенең 27 миллионга якын, ә алманнарның 7-8 миллион гына сугышчысы үлгән?" дип сорады. Ветераннар алманнарның техника белән, ә Советлар берлеге гаскәрләренең сан белән алдыруларын ирештерделәр. Трофейлар алып кайту, алман хатын-кызлары мәсьәләсендә сораулар булды. Рифгать Урманов майордан башлап, югары дәрәҗәле офицерларга ярты вагон трофей алып кайтырга рөхсәт булуын ирештерде. Ул шулай ук совет сугышчыларына алман хатын-кызларын мәсхәрәләргә телдән рөхсәт булуын да әйтте. Үзенең андый эшләрдә катнашмавын ирештерде.

Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Вил Латыйпов: “Икенче дөнья сугышында 160 татар Советлар берлеге батыры, 36 милләттәшебез Дан орденының тулы кавалеры булды. Мин сугыш ахырында татарларга Батыр исемен бирүне чикләүләре турында яшерен күрсәтмә булуы турында да укыган идем. Имеш, татарларга җитеп торыр, дигәннәр. Безнең милләткә беркайчан да уңай карамадылар. Рейхстагка байрак элүне генә алыйк. Рәсмән һаман да булса Рейхстагка беренче булып байрак кадаучылар дип Мелитон Кантария һәм Михаил Егоров санала. Ә тарихи документлар алардан биш сәгать алда ук байрак кадаучылар булуын дәлилләп тора. Мәскәүдә куелган һәйкәлдә дә Рейхстагка җиңү байрагы кадаган дип саналучы грузин һәм урыс милләтеннән булган Кантария һәм Егоров сыннары гына урын алган. Ә тарихи чыганакларда җиңү байрагын беренче булып кадаучылар арасында башка фамилияләр телгә алына. Һәм бу исемнәр арасында татар кешесе Гази Заһитов та бар”, диде.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов: “Бу Җиңү татарларга нәрсә бирде соң?” дигән сорау куйды. Бу сорауга җавап бирүче булмады.
XS
SM
MD
LG