Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар мәчетендә Җиңү көненә багышланган тантана

7 майда Самар Җәмигъ мәчетендә Җиңү көненә багышланган тантаналы мәҗлес узды. Бәйрәм табынына йөздән артык сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Мактаулы кунаклар исемлегендә шулай ук татар милли хәрәкәтенең әйдаманнары да булды. Җәмигъ мәчетенә иганәчелек күрсәткән эшбатырлар да түр башында утырдылар.

XS
SM
MD
LG