Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:36
Хиҗап кигән мөслимәләрне татар традициясеннән читкә тайпылуда гаепләүчеләр бүген шактый. Владимир Путин да Русиядәге төбәкләргә хиҗап ят нәрсә дип белдерде. Хиҗап татар традициясен бозамы? Әлеге мәсьәлә турында Азатлык хәбәрчесе Татарстан республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров белән сөйләште.

Бүгенге көндә күп кенә татарлар арасында хиҗап татар традициясенә туры килми, татар кызлары калфак кигән, яулык бәйләп йөрү дөрес түгел дигән фикер йөри. Күптән түгел Путин да туры элемтә вакытында бездәге төбәкләрдә хиҗап кию традициясе булмаган дип белдерде. Бу дөреслеккә туры киләме? Бүгенге мөслимәләрнең киеме татар традициясенә ни дәрәҗәдә бәйле?

– Бу хакта сөйләшүләр ни өчен барлыкка килә? Чөнки бүгенге җәмгыятьтә без хиҗап сүзен төрле мәгънәдә аңлыйбыз. Әгәр дә ислам буенча энциклопедияләрне карасагыз, анда хиҗап сүзе пәрәнҗә мәгънәсендә аңлатыла. Ягъни, битне, гәүдәне каплаучы кием. Әмма бүгенге мөселман җәмгыятендә хиҗап сүзе яңа мәгънәдә кулланыла - яулык мәгънәсендә. Шуның өчен Путин бездәге мөселманнар традициясенә хиҗап ят нәрсә дигәндә, ягъни пәрәнҗә мәгънәсендә әйткәндә, ул хаклы. Бездә, дөрестән дә, пәрәнҗәдә йөрмәгәннәр. Әмма хиҗапны бүгенге мәгънәсендә күзалласак, ягъни чәчне каплаган яулык, үтә күренмәле булмаган, гәүдәне яшергән иркен кием мәгънәсендә, ул бездәге мөселманнарда һәрвакыт булган.

​Бүгенге кайбер татар милләтчеләре татар кызлары алай яулык бәйләп йөрмәгән, калфак кигәннәр дип әйтә – бу дөрес түгел. Моның өчен татар киеме тарихы белән шөгыльләнгән этнографлар эшләрен карарга кирәк. Татар кызлары һәрвакыт, бөтен җирдә төрле ысуллар белән яулык бәйләгән. XIX гасырда актив рәвештә фотоларга төшүче Казан татарлары арасында калфак модага кереп китә. Ә ул фотолар шәхси яки гаилә архивы өчен төшерелгән. Хәзер дә без, мәсәлән, туганнарыбыз өчен социаль челтәрләргә фотоларыбызны куябыз бит. Алар да аны киң җәмәгатьчелеккә таралыр дип уйламаган. Нәтиҗәдә, татар кызлары калфак кигән дигән тәэсир барлыкка килгән. Ә татар кызлары электән үк яулык бәйләгән.

Шиһабетдин Мәрҗәни дә калфак традициясен тәнкыйтьләгән. Үзенең "Мостафа дәл әкбәр" китабында ул XIX гасырда кайбер хатын-кызлар, хәтта кияүгә чыкканнар да калфак кия башлады дип әйтә. Әмма бу дөрес түгел, ди ул. Татар кызлары исә яулыкны төрле ысул белән бәйләгән. Мәсәлән, кайберләре артка таба, чөнки кырда эшләгән вакытта җайсыз булган, бүгенге мөселман кызлары кебек алга таба бәйләүчеләр дә булган. Калфакны динне тотмаган кызлар кигән.

Әмма калфак кигән кызларга да барыбер әйбәт мөнәсәбәт булган. Монда татар халкының акыллылыгы чагыла, чөнки ислам ул – ирекле кешеләр дине. Беркемгә дә динне ирексезләп бәйләргә ярамый. Әмма кызганычка каршы, бүгенге татар мөслимәләре кайбер милләтчеләр тарафыннан дини түземсезлеккә дучар була, югыйсә, һәркем үзе теләгәнчә киенергә тиеш.

Шуның өчен андый милләтчеләрдән сорыйсы килә: ә кыска итәкләр, чишенеп йөрү татар традицияләренә туры киләме? Ни өчен хиҗапларга каршы чыгасыз, әбиләрегез кыска итәкләрдән йөрдемени? Миңа бу аңлашылып бетми. Әгәр дин тотарга теләмисез икән, бу сезнең хакыгыз. Аллаһы Тәгалә һәркемгә сайлау иреге бирә. Әмма башкаларга да дин буенча, үзләре теләгәнчә киенергә ирек бирегез.

Бүген җәмгыятьтә хиҗаплы кызларны кимсетелгән дип кабул итүчеләр дә күп. Дөреслектә хиҗапка нинди аңлатма бирелә, аның безнең ил өчен әһәмияте нинди?

– Хиҗап берничек тә хатын-кызны кимсетү символы була алмый. Киресенчә, безнең илдә ул ирекле рәвештә, хатын-кызның үзе сайлавы нәтиҗәсендә киелә. Социологлар әйтүенчә, хиҗап кигән хатын-кыз – ул үзенең тормыш позициясе булган кеше. Бүгенге вазгыятьтә хиҗаплы кызлар төрле авырлыкларга, хәтта басымга да дучар була, әмма шуңа да карамастан алар киюләрен дәвам итә, шуңа күрә Русиядә ул берничек тә кимсетелү була алмый. Хатын-кыз матур итеп төрелгән бер тауарга әйләнгән заманда җәмгыятьчелек фикереннән иреккә чыккан кеше.

Татар мөслимәләрен караңгы яки модага ияреп артык ачык төстә, игътибарны җәлеп итәрлек киенәләр дип тә гаеплиләр, гарәп, төрек стиленә иярүләрен игътибарга алалар. Сез Татарстандагы мөслимәләрнең киеме турында нинди фикердә?

– Исламда хатын-кызга үтә күренмәле булмаган, гәүдәне яшергән, иркен кием кияргә, чәчләрне капларга кушыла. Ә инде нинди фасонда кию – монысын инде һәркем үзе сайлый. Мөслимәләрнең үзләренең модалары бар, аның буенча киенүдә бернинди начарлык юк. Татарстанда күп кенә мөслимәләр бик матур киенә. Әйе, дөрестән дә караңгы төстәге кием татар традициясенә туры килеп бетми, әмма бу инде һәр кешенең үзенең сайлау ирегенә.

Әгәр дә безнең мөслимәләр киемнәрендә милли орнаментларны куллансалар, мин риза гына. Ул безгә миллилекне сакларга ярдәм итәр иде. Миңа дин эшлеклесе буларак, аларның дин буенча киенүләре мөһим, әмма дөрестән дә, үзебезнең бай традицияләребез булганда гарәп стиленә ияреп киенү дә аңлашылып бетми.

Русиядә кертеләчәк уртак мәктәп киемендә төбәкләрдәге үзенчәлекләр исәпкә алыначак дип әйтелгән иде. Ягъни яулыклар да рөхсәт ителде. Соңыннан исә федераль канунда мәктәп киеменең нинди булачагы төгәл билгеләнәчәге, социаль, дини аерымлыкларның чагылмаска тиешлеге турында әйтеләчәге белдерелде. Яулыкларны тыйган очракта мөслимәләргә нишләргә?

– Минем уйлавымча, бу – сәясәтчеләрнең үзләренә игътибар җәлеп итү тырышлыгы. Мин, мәсәлән, күз алдына китерә алмыйм: ничек президент кызлары яулыктан йөргән Чечен республикасында, хәтта Чечня гына түгел, Дагыстанда, Башкортстанда, Татарстанда да яулыкны тыйган мәктәп киемен кертеп була? Русиядә бу мөмкин түгел. Шуның өчен Путин төбәкләрдәге үзенчәлекне исәпкә алу турында дөрес әйтте.

Аңлашыла, кайбер сәясәтчеләр үзләренә игътибар җәлеп итү өчен динара, милләтара низаг тудырмакчылар. Әлегә Татарстанда мәктәп киеменә тиешле таләпләр әзерләнә. Бездә дөньяви дәүләт, бер дин дә кимсетелмәскә тиешлеге турында җәмәгать пулаты утырышында да, министр белән дә, прокуратура, башка дәүләт органнары вәкилләре белән дә очрашуда сөйләштек.

Минем уйлавымча, төрле дин вәкилләренә уңайлыклар тудырылыр. Хәзергә ул норматив документ әзерләнә, соңыннан ул җәмәгать пулаты утырышында каралачак, без үз фикерләребезне әйтәчәкбез. Бүгенге көнгә мин дәүләт ягыннан да, төрле дәүләт органнары тарафыннан да, диннәрне кимсетү, хиҗапны, ягъни яулыкны тыю теләген күрмәдем. Безнең күпмилләтле республика булуын, милли үзенчәлекләрнең исәпкә алынырга тиешлеген барысы да бик яхшы аңлый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG