Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар мәчетендә ветераннарны хөрмәтләделәр


Самар мөфтие Талип хәзрәт Яруллин
Самар мөфтие Талип хәзрәт Яруллин

7 майда Самар Җәмигъ мәчетендә Җиңү көненә багышланган тантаналы мәҗлес узды.

Бәйрәм табынына йөздән артык сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Мактаулы кунаклар исемлегендә шулай ук татар милли хәрәкәтенең әйдаманнары да булды. Җәмигъ мәчетенә иганәчелек күрсәткән эшбатырлар да түр башында утырдылар. Күбесенең күкрәкләрендә орден-медальләр. Озын-озын өстәлләр ризыклардан сыгылып торды. Самар өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин Җиңү көненә багышланган җыйнак кына нотык тотты. Самар Җәмигъ мәчете муллалары Коръән укыдылар. Кунакларга затлы бүләкләр тапшырылды. Матди чыгымнарны үз җилкәләренә татар эшбатырлары алган.

Самар мөфтие Талип хәзрәт Яруллин: "Бүген без Ватаныбыз Русиядә олуг тантана уздырабыз. Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 68 ел. Зур афәтләр һәм кайгы-хәсрәтләр китергән ачы сугыш миллионлаган корбан китерде. Яу кырларында мәңгелеккә ятып калганнар рухына догаларыбыз ирешсен. Бүгенге матур тормышның кадерен белеп яшик. Самар өлкәсендәге һәр мулла, һәр мәхәллә динебез ислам һәм милләтебез татарны саклауда армый-талмый хезмәт итсен иде. Халкыбызның зыялылары мәчетләребез тирәсендә тупланып татар милләтен саклап калуда хезмәтләрен куйсыннар иде" дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG