Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Җиңү көненә багышланган хәрби парадлар узды


Кызыл мәйданда хәрби парад
Кызыл мәйданда хәрби парад
Русиядә бүген җиңү көнен бәйрәм итәләр. Бу уңайдан илнең 24 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да хәрби парад узды.

Русия президенты Владимир Путин Мәскәүдәге Кызыл мәйданда үткән хәрби парадта чыгыш ясап: Русия яңа сугыш чыгуга юл куймау өчен көченнән килгән һәммә нәрсәне эшләргә әзер”, дип белдерде.

Телевидение аша бар илгә күрсәтелгән хәрби парадта Кызыл мәйдан аша танклар һәм ракеталар, меңнәрчә хәрби дә тезелешеп узды.

Татарстанның Минзәлә районында җиңү көненә багышлап оештырылган парашют тамашасы вакытында бер парашютчы кешеләр өстенә төшеп бер баланы һәм аның атасын яралады.
XS
SM
MD
LG