Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29

Русиянең башка төбәкләрендә кебек Омскида да Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган чаралар күпләп оештырылды. Гадәттәгечә, өлкә үзәгендә һәм авыл-районнарда ветераннар белән очрашулар, митинглар, тантаналы йөрешләр һәм башка бәйрәм чаралары бихисап булды.

9 май иртәсендә Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш ятимнәре, хәрбиләр, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм шәһәр халкы Җиңү паркына агылды. Араларында өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре дә бар иде.

Иртәнге сәгать унда Җиңү паркында куелган Ватан сугышы солдаты һәм Солдат анасы һәйкәлләре янына чәчәк салу һәм һәлак булганнарны искә алу тантанасы башланды.

Җиңү көненә багышланган чаралар бихисап иде. Авыл-районнарны исәпкә алмаганда да, Омскиның үзендә генә дә 200дән артык бәйрәм чарасы узды.

Сәгать уникедә Өлкә хакимияте бинасы каршысындагы мәйданда сугыш ветераннары һәм шәһәр халкы алдында Омски хәрбиләренең тантаналы йөреше башланды. Бу чара - Җиңү бәйрәме кысаларында оештырылган чараларының иң әһәмиятлесе иде.
Чараны алып баручылар

Чараны алып баручылар


Бәйрәм чаралары Омскиның ял паркларында, скверларында, мәйданнарында, мәдәният сарайларында, спорт залларында һәм башка урыннарда күпләп оештырылды.

Җиңү көне алдыннан шәһәрнең Дуслык йортында шәһәр һәм өлкә татар милли мәдәни мохтариятләре активистлары көче белән ветераннар өчен ял кичәсе оештырылды. Кичә Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш ятимнәре хөрмәтенә оештырылган булса да, катнашучылар арасында 50-55 яшьтәге милләттәшләребез дә бар иде.
Оркестрга җыр кушыла

Оркестрга җыр кушыла


Кызганыч, сугыш ветераннарының саны елдан-ел кими. Ел саен якты дөньядан китүчеләр саны арта, исән булганнарының да күпчелеге, яше өлкән булу яки сәламәтлеге какшау сәбәпле, кичәләргә килә алмый кала.

Ватан сугышы ветераны Хасип абый Кутусов чыгыш ясый

Ватан сугышы ветераны Хасип абый Кутусов чыгыш ясый

Шулай да быелгы бәйрәм кичәсендә биш Ватан сугышы ветераны бар иде. Алар: Хасип абый Кутусов, Сарутдин абый Тимергалиев, Әнвәр абый Әюпов, Рәшит абый Валитов һәм Сания апа Раишева.

Сания апа Раишева 18 яшендә үзе теләп сугышка киткән. Радистлар курсын тәмамлаган һәм сугышта радист буларак катнашкан. Аны Беларуска җибәргәннәр. Сания апага фашистлар кул астында булган авылларда да эшләргә туры килгән.

Шунысы да игьтибарга лаек, Сания апа сугыш беткәч туган ягына - Омскига кайта, югары уку йорты тәмамлый, табиб була.

Сания апа 60 яшендә марафонга йөгерә башлый. 30 ел буена төрле шәһәрләрдә оештырылган марафоннарда катнаша. 90 яшендә дә Омски марафонында катнаша, 7 чакрым арага йөгерә. Хәзер аңа 91 яшь. “Инде туктармын ахры, авыр була башлады", ди ул.
Сугыш ветераны Сания апа Раишева “Умырзая” ансамбле яшьләре белән

Сугыш ветераны Сания апа Раишева “Умырзая” ансамбле яшьләре белән


Дуслык йортында оештырылган бәйрәм кичәсендә тыл ветераннары да шактый иде. Кичә барышында алар да чыгыш ясады, авыр сугыш еллары хәтирәләре белән уртаклашты.

Шулай да, бәйрәм булгач, бәйрәм инде, кичә күңел ачулар, уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Барысы да очрашудан кәнәгать иделәр, алдагы елларда да очрашырга насыйп булсын иде дигән теләкләр белдерделәр.

Мәдәни чаралар

Көннең икенче яртысында Омскида бәйрәм чараларының мәдәни өлеше башланды. "Җиңү мае" музыкаль акциясендә шәһәрнең ял паркларында, скверларында, мәйданнарында, мәдәният сарайларында һәм башка урыннарда халык уен кораллары, тынлы оркестрлар катнашлыгында концертлар барды.
Ләлә Әлимова

Ләлә Әлимова


Шундый чараларның берсе Омски дәүләт тимер юллар университеты каршысындагы "Ленин комсомолының 30 еллыгы" исемен йөрткән бакчада оештырылды. Анда сугыш чоры җырлары башкарылды.

​Әлеге чараны Омски шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте вәкиле, сугыш ятимнәре оешмасы әгъзасы Ләлә Әлимова оештырды. Ләлә апа – сугыш башланганда 6 яшьлек бала – әтисенең шушы урыннан сугышка киткәнен хәтерли. Ул вакытта тимер юлның бер тармагы шушы урыннан үткән. 1941 елда сугышка китүчеләрнең бер өлеше тимер юллары вокзалыннан, бер өлеше шушыннан киткән булган.

Бу хакта күпләр хәзер белмиләр дә, ди Ләлә апа. 1949 елда биредә агачлар, куаклар утыртканнар, шулай бакча-сквер барлыкка килгән, 7 ел үткәч "Муллык" дип исемләнгән фонтан төзеп куйганнар. Әмма бернинди дә билге дә, язу да юк, ди Ләлә апа. Ләлә Әлимова хәзер бу урынга нинди дә булса истәлекле билге куйдыру теләге белән йөри.

Концерт барган вакытта Ләлә ханым һәр килгән кешегә әлеге скверның нинди тарихи урын икәнлеге язылган кәгазьләр таратты. Килүчеләр аеруча күп булмады, шулай да, үтеп баручылар да туктап җыр тыңладылар. "1941 елда биредә нәрсә булган?" дигән сорауга дөрес җавап бирүчеләр шактый булды.

Мондый урынга истәлекле такта булса да кую, әлбәттә кирәк, ди бәйрәм чарасына килгән Разия апа Мәҗитова. Әти-әнисеннән сугышка кадәр үк ятим калган кыз балалар йортында тәрбияләнгән. Шунысы игътибарга лаек, Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге балалар йортында асылда татар балалары тәрбияләнгән. Авырлыклар күрдек, ә сугыш беткәннән соң тагы да авырырак булды, ди Разия апа.
“Умырзая” ансамбле сәнгаткәрләре җырлый

“Умырзая” ансамбле сәнгаткәрләре җырлый

XS
SM
MD
LG