Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстанда полиция Азатлык радиосы хезмәткәрен тоткарлады


Раушан Язмухамедов
Раушан Язмухамедов
Төрекмәнстанның төньяк-көнчыгышындагы Төрекмәнабад шәһәрендә эшләүче Азатлык радиосы хәбәрчесе Раушан Язмухамедовны полиция тоткарлады.

30 яшьлек Раушан узган елның сентябреннән башлап Азатлык радиосына төбәктәге социаль мәсьәләләр турында хәбәрләр бирә иде.

Бүген Раушанның туганнары Азатлык радиосына аны дүшәмбе көнне полиция тоткарлаганлыгын белдерде.

Хакимиятләр бу тоткарлауга бернинди аңлатма да бирми.
XS
SM
MD
LG