Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү автобусында газ баллоны шартлаудан ике кеше яраланды


Шартлауда түбәсенең бер өлеше җимерелгән автобус
Шартлауда түбәсенең бер өлеше җимерелгән автобус
Мәскәүнең төньягында, “Речной вокзал” метросы янында рейс автобусында шартлау булды. Шартлау вакытында автобус эчендә бер кеше дә булмаган.

Автобуска зур зыян килгән, тәрәзәләре коелып төшкән һәм түбәсе өлешчә каерылып ачылган. Беренче хәбәрләргә караганда, пыяла кыйпылчыгы якыннан узып баручы бер хатын-кызны яралаган.

Газга көйләнгән автобуста газ баллоны шартлаган дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG