Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хыянәтче саналган хәрби исеме һәйкәлгә өстәлде


Гомәр Һадиев исеме өстәлгән һәйкәл
Гомәр Һадиев исеме өстәлгән һәйкәл

Арча районының Штерә авылында фашист шпионы һәм сатлыкҗан дип саналган Гомәр Һадиев исеме Ватан сугышында һәлак булган ветераннар мемориалына өстәп язылды.

Гомәр Һадиев рәсми рәвештә инде 2003 елда ук реабилитацияләнгән. Арча якларына бу хәбәр 2005 елда гына барып ирешә. Хатыны Галимә бу шатлыклы көннәрне күрә алмый, 2004тә 90 яшендә вафат була.

Гомәр Һадиевның сакланып калган бердәнбер фотосы
Гомәр Һадиевның сакланып калган бердәнбер фотосы
Гомәр Һадиев 1941 елда фронтка китә һәм чолганышка эләгеп, әсирлеккә төшә. 1943тә аны азат итәләр.

Әсирлектә булган вакытта фашистларга сатылуда һәм алар файдасына шпионлык итүдә гаепләп хәрби трибунал Гомәр Һадиевны кулга алып ун елга лагерьга озата. Шунда ул 1945 елда туберкулездан вафат була. Һадиев Вологда өлкәсенең Никольское авылында җирләнгән.

Халык дошманы дип игълан ителгәч Гомәр Һадиевның авылына килеп барлык милкен конфискацияләгәннәр. Хәтта кәҗәсе һәм мендәрләренә кадәр алып китәләр.

Гомәр Һадиевның кызы Фаянур һәм оныгы Гөлнур
Гомәр Һадиевның кызы Фаянур һәм оныгы Гөлнур
Гомәр Һадиевның исемен Штерә авылындагы Ватан сугышында һәлак булганнар мемориалына яздыру артыннан аның оныгы Гөлнур Абдуллина күп йөри.

“Мәктәптә укыган елларда ел саен 9 май бәйрәмендә шушы һәйкәл янына җыелдык, ди ул. Мин шунда башымны аска иеп басып тора идем. Сатлыкҗан оныгы булуыма ышанмасам да, моны һәрвакыт тоеп яшәдем. Ел саен бер могҗиза көтә идем. 9 майда һәйкәлгә карыйм да бабамның исемен язып куймаганнар микән дип өметләнәм. Аллага шөкер, могҗиза булды. Хәзер без шушы мемориал янына килгәндә башны аска иеп түбәнсенеп түгел, ә горурланып басып торабыз” дип сөйләде Гөлнур Абдуллина.
XS
SM
MD
LG