Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда махсус хәрби чарадан зыян күргәннәр компенсация таләп итә


Гимры авылы махсус хәрби чарадан соң
Гимры авылы махсус хәрби чарадан соң
Дагыстанның Унцукуль районындагы Гимры авылында яшәүчеләр хакимияттән махсус операция нәтиҗәсендә килгән зыян өчен компенсация түләүне таләп итә.

Район хакимияте башлыгы белдерүенчә, милеккә зыян китерү турында шикаять итеп 420 гариза язылган, 10 йорт шартлатылган, 26 йортка зур зыян килгән. Хәзер анда ни кадәр зыян килгәнен исәпләүче комиссия эшли.

Махсус хәрби чара вакытында авылдан чыгарылган кешеләр әйтүенчә, чара барышында аларның өйләрендәге әйберләр урланган, күп кенә әйберләр ватылган, хастаханә ябылган, укучы балаларның бер өлеше урамгы чыгарга курка һәм мәктәпкә йөрми. Авылда коммендант вакыты тәртибе кертелгән.

Иминлек хезмәтләре белдерүенчә, Гимрыда 11 апрельдә башланган хәрби операция барышында өч сугышчы үтерелгән, корал тупланмасы һәм кайбер йортларда кулдан ясалган бомбалар табылган.
XS
SM
MD
LG