Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:01

12 майда Казанда Мәскәүнең Тәүбә мәчете имам-хатыйбы Шамил Аләутдинов "Гаилә бәхете", "Триллионер уйлый" китапларын тәкъдим итәчәк.


Татарстан башкаласында утызлап дини китап авторы Шамил хәзрәт Аләутдиновның ил күләмендә билгеле "Триллионер тыңлый" ("Триллионер слушает") проектының икенче семинары соңгы тапкыр бу елның гыйнвар аенда узды. Әлеге чарага 300ләп кеше килгән иде. Шамил хәзрәтнең Казандагы очрашуларын оештыручы “Biznesumma” агентлыгы җитәкчесе Айгөл Шәвәлиева белдергәнчә, ул башка ислам дине руханиларыннан аермалы буларак, мөселманнарга теге дөньяда гына түгел, бу тормышта ук бәхетле, рухи һәм материаль яктан бай булу мөмкинлеген белгертергә, уңыш, бәхет серләрен өйрәтергә тели. Яңа тәкъдим ителәчәк "Гаилә бәхете", "Триллионер уйлый" китаплары моңа бер дәлил булачак.

"Шамил хәзрәт Коръән сүрәләрендәге мәгълүматлары белән бергә Брайан Трейси кебек чит илдәге уңышка ирешкән эшкуарларларның китапларыннан уңыш кануннарын өйрәнеп үз проектын булдыра. "Триллионер тыңлый" китабын язырга да аңа вәгазь тыңларга килгән мөселманнар тәкъдим итә. Аны Татарстанда көтеп алалар, әлеге очрашу да файдалы, истә калырлык булыр", диде Айгөл Шәвәлиева.

Уңыш сере, гаилә бәхете турында сөйләячәк хәзрәт белән очрашу 12 майда иртәнге унда "Ак барс" яшьләр үзәгендә булачак. Оештыручылар 500дән артык кеше килер дип өметләнә.

“Biznesumma” агентлыгы мәгълүматларына караганда, Шамил Аләутдинов 1974 елның 20 гыйнварында Мәскәүдә туган. Ул Халыкара ислам академиясен һәм Мисырның “Әл-Әзхәр” университетында ислам хокукы факультетын тәмамлаган. 1991 елдан Шамил хәзрәт Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтендә эшли. 2002 елда шунда ук дин мәсьәләләре буенча мөфти урынбасары итеп сайлана. 2005 елда нәзарәтнең фәнни-дини шурасы җитәкчесе итеп билгеләнә. 1997 елдан бүгенге көнгә кадәр Мәскәүнең Тәүбә мәчете имам-хатыйбы булып эшли.

Шамил Аләутдинов 30дан артык китап иҗат иткән, аларның гомуми тиражы ярты миллионга җиткән. Кайбер китаплары аеруча популярлык казанган, алар татар, инглиз, чечен, таҗык телләренә тәрҗемә ителгән. Интернет челтәрендә аның җитәкчелегендә umma.ru сайты эшләп килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG