Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаугә әзерләнүче Пакстанда сәясәтчеләргә һөҗүмнәр дәвам итә


Куиттада бомба шартлаган урын
Куиттада бомба шартлаган урын
Шимбә көнне парламент сайлавы үтәчәк Пакстанда сәясәтчеләргә һөҗүмнәр дәвам итә. Пакстан күзләү хезмәтләрнең Азатлык радиосына белдерүченчә, җомга көнне Төньяк Вәзирстанның Миран шәһәрендә дүрт намзәтнең сайлау алды идарәләре урнашкан бина янында бомба шартлап кимендә өч кешене үтергән.

Куитта шәһәрендә Пакстан халыклар фиркасе бүлеге бинасы янында бомба шартлап биш кешене яралады. Әлеге фирка намзәте һәм элекке премьер-министр Йосыф Раза Гиланиның улы Гали Хәйдәр Гиланиның кайда булуы билгесез. Кичә Мултан шәһәрендә үткән митинг вакытында аны кораллы билгесез кешеләр тотык итеп алып киткән иде.

Узган бер айда сайлауга бәйле мондый һөҗүмнәрдә 110-нан артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG