Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән үзәгендә татарча сөйләштеләр


"Ак тирәк, күк тирәк" уенында
"Ак тирәк, күк тирәк" уенында

11 май көнне Төмән үзәгендәге “Төсле бульвар”да өлкә татар Конгрессының татар яшьләр берләшмәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап әзерләнә торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында төмәннәр өчен матур бәйрәм оештырды.

Бу чараны үткәрү алданрак 27 апрельгә билгеләнгән булса да, һава торышы яңгыр вәгъдә итү сәбәпле, кичектерелде. Быел Төмәндә язның кыш белән саубуллашуы озакка тоткарланды, гел салкын җил, яңгыр белән үтә көннәр. Алай да ул көнне шәһәрдә үткән “Татарча солянка” проектында катнашучылар концерты тәнәфесендә оештыручылар тамашачыларга флешмоб күрсәттеләр. Эстрадабыз йолдызларын тыңларга килүчеләр сокланып, куанып карадылар аларны.
Алып баручылар
Алып баручылар

"Көн матур булгангамы, быелгы чарага килүчеләр шактый күренә. Миңа яшьләрнең шулай бергәләшеп туган тел, мәдәният үсеше турында уйлаулары, бу юнәлештә үзләреннән өлеш кертүләре бик ошый.

Ел саен әнием белән “Мин татарча сөйләшәм” бәйрәменә барырга тырышам. Ике малаем үсеп килә. Эмиль инде югары уку йортын тәмамлый, татар хәрәкәтендә актив катнаша. Алып баручы да, музыка куючы да ул, бии дә, халык уен коралларында уйный да. Ә кечкенәсе - Тимур авылдагы театр түгәрәгенә йөри. Алар куйган күренешләр програмга ямь генә өстәделәр, яшьләргә дә бик ошады. Берьяктан, татар әдәбияты белән танышсалар, икенчедән татарча матур итеп сөйләшә белүче яшьтәшләре барын, аларның актив булуларын, зур эшләр башкаруларын күрделәр", дип сөйләде Елена Камалова.
Уен барышы
Уен барышы

Чынлап та, бәйрәм бик кызыклы оештырылган, монда берничә дистә егет-кыз бергә җыелышып флешмоб та тәкъдим иттеләр, Индрәй музееның театр түгәрәге әгъзалары әзерләгән татар әдипләре әсәрләреннән өзекләр дә һәркемгә ошады, татар биюе буенча мастер-класста да теләп катнаштылар. Ә инде төрле халык уеннары татар телен, мәдәниятен белүдә осталыкларын күрсәтергә, якынрак танышырга ярдәм итте.
Татар яшьләре флешмоб күрсәтә
Татар яшьләре флешмоб күрсәтә

Чибәрләр бәйгесендә катнашучыларның матур җырлары, Төмән татар мәдәният үзәге һәм “Гүзәл” ансамбле биючеләренең чыгышлары күпләрне күңелләрендә, “мин дә алар арасында булырга телим” кебек теләк уятты, яшьләр берләшмәсенең җитәкчесе Сәет Тузмөхәммәтов аларны киләсе утырышларына чакырды.
Төмән татар мәдәният үзәге биючеләре
Төмән татар мәдәният үзәге биючеләре

“Быелгы чара күпкә кызыклырак, отышлырак үтте", дип бер-берсе белән сөйләштеләр тамашачылар. “Тик менә ник, матбугат чараларыннан башка, бер генә җәмәгать оешмасы вәкилләре, җитәкчеләр күренмәде соң? Әллә аларга татар теле кирәкмиме, алар да татар яшьләре алдында чыгыш ясасалар, икеләтә отышлырак булыр иде түгелме?” дип аптырадылар кайберләре.
"Хәрефләрдән кирәкле сүзне тиз генә таптык"
"Хәрефләрдән кирәкле сүзне тиз генә таптык"
XS
SM
MD
LG