Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Казанда Германиянең виза үзәге ачыла


Бүген Казанда Германиянең виза үзәге ачылачак. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Германиянең Русиядәге вәкиле Ульрих Брандербург белән очрашу вакытында әйтте.

Миңнеханов Германия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне уңай дип бәяләде. Узган елны яклар арасында сәүдә әйләнеше 1,5 миллиард евроны тәшкил иткән. Германиядән инвестицияләр күләме 1,3 миллиардка җиткән. Президент сүзләренчә, Камазның Daimler ширкәте белән хезмәттәшлеге уңышлы проектларның берсе булып тора.
XS
SM
MD
LG