Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Яңа Тура» базарында янгын чыкты


Бүген төштән соң «Яңа Тура» базарында янгын чыкты һәм төтен бөтен бина буйлап таралды. Барлыгы 20 мең квадрат метр януы әйтелә. Эшче һәм сатып алучыларны тиз генә бинадан чыгарганнар. Әлеге урынга күп кенә янгын сүндерү машиналары китерелгән. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, хәзер утны боралак белән сүндерүгә күчкәннәр.

Әлегә бер сатучы хатын-кызны таба алмауларын әйтелә. Ике сатучы әйберләрен саклап калырга тырышкан. Аның берсен аңсыз килеш тапканнар һәм медицина ярдәме күрсәтелгән. Икенче хатын-кызны таба алмаганнар. Ул бинада калгандыр дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG