Accessibility links

Кумыкларның Милли Мәҗлесе төзелә


Кеше хокуклары активисты Рәсүл Исмаилов (сулда)
Кеше хокуклары активисты Рәсүл Исмаилов (сулда)

Дагыстанда кумыклар җыенында милли хокукларны яклау өчен Милли Мәҗлес төзү турында килешенде. Мәскәү моңа хакимият бүлешү дип карый.

Махачкала янындагы Тарки авылында якшәмбе көнне узган җыенда Дагыстан район һәм авылларыннан йөзгә якын кеше катнашты.

Республикада кеше санына караганда аварлар һәм даргиннардан соң өченче килгән төрки телле бу милләт вәкилләре оешып милли хокукларын яклый башларга вакыт дигән нәтиҗәгә килгән. 2010 елгы кеше санын алу нәтиҗәләренә караганда, Русиядә 503 меңләп кумык бар.

Якшәмбе җыенында авыл һәм районнардан Милли Мәҗлескә депутатлар сайлау турында килешенде. Очрашуга килүчеләр парламенттагы кумык депутатларының милли хокукларны якламавына ризасызлык белдерде. Милли Мәҗлес парламентка үз вәкилләрен сайлатырга тырышачак.

"Милли Мәҗлесне төзү – халкыбызның оешуына, хокукларын яклый башлавына беренче адым", диде хокук яклау оешмасы активисты Рәсүл Исмаилов.

Кумыкларның төп проблемаларының берсе – җир мәсьәләсе. Ел башында җирләрне кире кайтаруны таләп итеп урам җыеннары узды.

"Русия кумыклары конгрессы" кумыкларның тарихи җирләрен кайтаруны сорап президент Путинга мөрәҗәгать итте. Кумыклар Дагыстан таулы төбәкләрендә яшәүчеләргә үзәнлекләрдә кумык җир кишәрлекләре бирелә, дип зарлана.

Милли Мәҗлеснең вәкәләтләре соңырак билгеләнәчәк.

10 меңләп кеше яшәгән район авыллардан берәр депутат, ике кеше күзәтүче буларак сайланачак. Халкы 10 меңнән арткан районнардан икешәр депутат сайланачак. Төньяк Кавказда 460 меңләп кумык яши.

Быел кумыкларның зур җыены февраль аенда Пятигорскида узган иде.

Дагыстан, Чечня һәм Төньяк Осетиядән килгән 375 делегат Дагыстанга кумык халкының социаль-икътисади хәлен тикшерер өчен комиссия җибәрүне сорап Русия президентына мөрәҗәгать юллады. Дагыстан башлыгы Рамазан Абдулатипов “кумыкларга каршы” сәясәт алып баруда гаепләнә.

Корылтайдан соң Русия президентының Төньяк Кавказдагы вәкиле Александр Хлопонин Дагыстанда кумыкларның мәнфәгатьләрен кире карамаска чакырды, ләкин җыенда кабул ителгән карарларга шик белдерде. Мәскәү кумыкларның бу таләпләренә чираттагы хакимият бүлешү дип кенә карый булса кирәк.

Дагыстанда элекке заманнардан бирле хакимият башындагы урыннар авар, даргин һәм кумыклар арасында бүленеп килде. Хәзерге вакытта республика башлыгы вазифаларын үтәүче Рамазан Абдулатипов – авар, парламент рәисе Хизри Шихсаидов – кумык, хөкүмәт башлыгы Мухтар Мәҗидов – даргин. Берсе үзгәрсә – калганнары да үзгәрә. Дагыстан парламентында да авар, даргин һәм кумык депутатлары бар.
XS
SM
MD
LG