Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салаватлылар завод төзүгә каршы көрәшә


Салават шәһәрендә каршылык чарасы
Салават шәһәрендә каршылык чарасы

7 майда Башкортстанның Салават шәһәрендә каршылык чарасы узды. Анда меңгә якын кеше катнашты. Салаватлылар болай да экологик пычрак саналган шәһәрдә тагын бер химия заводы төзүгә каршы.

Халыкны болай күпләп урам җыенына экологик хәвефсезлек мәсьәләсе чыгарган. Чөнки Салаватта акрил кислотасы җитештерү заводы төзелергә тиеш.
Акрил кислотасы җитештерү заводы төзү башлангычы белән “Газпром Салават нефтехим” компаниясе чыккан иде. Инде төрек һәм япон ширкәтләре белән сөйләшүләр дә башланган. Заводны әлегә кайсы ил ширкәте төзиячәге билгеле түгел.

Урам җыенына шәһәр башы Салават Гыйлманов та чыккан иде. Ул сүз алып, бу заводның иртәме-соңмы төзеләчәген әйтү белән аны сызгырып сөйләвеннән туктаттылар. “Газпром Салават нефтехим” заводының генераль директоры Борис Анисимов чыгышында: “Бу заводлар төзелмәсә, 10-15 елдан шәһәр эшсез калуы мөмкин”, дип кенә әйтеп өлгерде. Аны да халык микрофоннан куып җибәрде.

Чыгышларда Салаваттагы нефть заводларына читтән килгән кешеләр җитәкчелек итүе, аларны шәһәр халкының нинди экология шартларында яшәве кызыксындырмавы, үзләренең Салаваттан читтә яшәүләре, бары тик акча эшләү белән генә шөгыльләнүләре аталды.

Урам җыенында чыгыш ясаучы Татьяна Нуждина: “Химия заводлары түрәләре - читтән килгән кешеләр. Берсе Волгоградтан, икенчесе Дзержинскидан килгән. Мәскәүдән кешеләр килгән очракта аларны шәһәрдән 20 километр ераклыктагы элекке “Агыйдел” балалар савыктыру үзәгенә алып китәләр. Аларга шәһәрнең тазалыгы мөһим түгел”, дип сөйләде.

“Салаваторгсинтез”да 30 ел эшләп хаклы ялга чыккан Флорид Габдрафиков: “Комбинатның элекке җитәкчеләре Виталий Захаров, Наил Котлыгилдин, Марат Ишмияровлар завод хезмәткәрләре, шәһәр халкы белән бер шартларда яшәде. Алар бер үк кибетләргә, базарларга йөрде, шәһәрдә яшәде. Әлеге җитәкче Дамир Шәвәлиев бер көтү тән сакчылары белән йөри. Алар халыкны хөрмәт итми”, диде.

Чыгыш ясаучылар 150 мең халык яшәгән Салаватта бу акрил кислотасы җитештерү заводы төзелсә, 300 яңа эш урыны арту гына экологик хәвефсезлеккә каршы аргумент була алмый дип билгеләделәр. Резолюциядә Салаватта тагын бер химия заводы төзүнең экологик каза булуы, шуңа аны булдырмау өчен азакка кадәр көрәшәчәкләре әйтелгән.

Акрил кислотасы җитештерү заводын төзүгә каршы соңгы айларда гына да бу өченче урам җыены. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов салаватлыларның бу таләпләрен әлегә ишетми булса кирәк. Чөнки ул сәнәгатькә кагылышлы чыгышларында һәрдаим акрил кислотасы чыгару заводы төзеләчәген телгә ала.
XS
SM
MD
LG