Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әни" урынына "мәм-мә"?


Дөньяда сабыйлар белән нинди телдә сөйләшүгә карамастан алар әйткән беренче авазлар "мәм-мә" була. Аналар моның сәбәбен яхшы аңлый.

Яңа туган бала белән беренче булып татар телендә сөйләшәләрме, русчамы, инглизчәме – аермасы юк. Бала тугач та дөньяга аваз сала, беренче айларда аның әйткән авазлары йомшак була. “Мәм-мә”, “ән-нә” дигән авазлар татарчаны беркайчан да ишетмәгән бәбиләрдән дә ишетеп була.

Бәби теленең бу үзенчәлеген узган гасырның 50 елларында чыгышы белән Русиядән булган, сугыш башланганда элекке Чехословакиядә яшәп, аннан Даниягә качкан танылган лингвист Роман Якобсон өйрәнгән булган. Аның бәби теленә багышланган хезмәтендә “ни өчен мама һәм папа?” дигән бүлек бар. Шунда төрле телләрне ишеткән сабыйларның реакциясен чагыштырып ул балалар белән нинди телдә сөйләшүгә карамастан, аларның беренче итеп “мәм-мә”, “па-па”, “ба-ба”, “дә-дә”, “әт-тә” дип әйтүләре турында яза.

Бала ашыйсы килсә дә, туңса да, арыган булса да “мәм-мә” дип елый. Әмма ул аны “әни” кирәк булганнан гына шулай дими, “мм” авазы бала өчен иң җиңеле. Моның икенче сәбәбе – баланың барлык дөньясы әнинең имие тирәсендә генә әйләнә. Ими капкан бала “мм” авазыннан башкасын әйтә алмый. Үзегез авыз тутырып тәмле әйбер ашаганда нинди авазлар чыгара аласыз?

Якобсон үз хезмәтендә әниләргә, “балагыз “мәм-мә” дип чакыра икән, ул нәкъ сезнең әни икәнегезне һәм аның янына сез генә барырга кирәклеген аңлатмый”, дип яза. “Мәм-мә” аның өчен тәмле әйбер бирә алган, йомшак кочагына ала алган берәү. Шуңа күрә баланың тормышында иң мөһим роль уйнаган һәм аның беренче булып әйткән сүзләре бик гади, ул әйтә ала торган авазлардан тора.

“Әннә”, “әттә”, вакыты белән “әни” һәм “әтигә” әйләнә. Һәрбер телдә бу сүзләр аңлашыла. (инглизчә “mommy-daddy”, төрекчә “anne-baba” һәм башкалар).

Кеше сусыз яши алмый, әмма “су” сүзе төрле телләрдә төрлечә яңгырый. Инглизчә “water”, японча “mizu”, лезгин телендә “яд” дип әйтелгән “су” сүзенең төрле телләрдә лингвистик яктан караганда бер охшашлыгы да юк. Төрле кыйтгаларда төрле телләрдә сөйләшкән кешеләр барысы да суга мохтаҗ булса да, “су” сүзе төрлечә яңгырый. “Әни” генә барысы өчен дә бер.
XS
SM
MD
LG