Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Мәскәүдә АКШ күзләү хезмәткәрен тотуын белдерә


Русия иминлек көчләре АКШ илчелегенең бер хезмәткәрен кыска вакытка тоткарлады һәм аны Русиянең бер күзләү хезмәткәрен АКШның Үзәк күзләү идарәсе өчен эшләргә җәлеп итәргә маташуда гаепләде.

ФСБ белдерүенчә, илчелек хезмәткәре Райан Кристофер Фогл узган төндә тоткарланган һәм бераздан АКШ илчелегенә тапшырылган.

ФСБ ул Фоглда “махсус техник җиһазлар, Русия ватандашын яллау турында язма күрсәтмәләр, зур күләмдә акча һәм кыяфәтне үзгәртү өчен әйберләр” табылганлыгын белдерә. Ул кеше АКШ илчелегенең сәяси бүлегенең өченче секретаре буларак яшерен рәвештә эшчәнлек алып барган, диелә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы бу җәнҗал уңаеннан АКШ илчесе Майкл Макфолны аңлатма бирергә чакырткан.
XS
SM
MD
LG