Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:16

БМО дөньяда азык проблемын чишү өчен ризыкка бөҗәкләрне куллануны арттырырга чакыра. Ислам белгечләре саранчадан башка бөҗәкләр хәләл түгел, дип кисәтә.

Берләшкән милләтләр оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе кешеләрнең бөҗәкләр белән туклануы азык-төлек проблемын чишәргә һәм табигатькә зыянны киметергә ярдәм итәр иде, дип белдерә. Инде хәзер үк дөньяда ике миллиардтан артык кеше, ягъни һәр җиде кешенең икесе өлешчә бөҗәкләр белән туклана.

“XXI гасырда хайван итенең бәясе арту, азык-төлек иминлеге кимү, табигатьнең ярлылануы, халык санының артуы һәм урта сыйныфта аксым ихтыяҗының артуы сәбәпле бөҗәкләрне азык-төлек буларак куллану аеруча мөһим мәсьәләгә әверелә. Шулай итеп гадәти ризыкларга һәм азык-төлек чыганакларына ашыгыч рәвештә альтернатив табу зарур”, диелә БМО идарәсе чыгарган махсус китапта.

2050 елга җир шарында кеше саны 9 миллиардка җитәр дип көтелә. Океаннарда балыкларның кими баруын, климат үзгәрешләрен, кешелек өчен мөһим күпчелек үсемлекләрне серкәләндерүче бал кортларының кимү баруын, су кытлыгы арта баруын исәпкә алганда азык-төлек тәэминатының зур проблем алдында калу мөмкинлеген күпчелек белгечләр таный. Бөҗәкләр кешелек дөньясының дәвам итүе өчен мөһим экологик шартларны тәэмин итүгә хәлиткеч өлеш кертә.

Бу проблемга әзерлек буларак алып барылган мәгълүмат туплау һәм тикшеренүләр ризык өчен кулланып була торган бөҗәкләрне барлауга һәм аларны табынга әзерләү ысулларын өйрәнүгә багышлана. Хәзер җир йөзендә булган бөҗәкләрнең 1900-ләп төрен ризыкка кулланып була.

Ашый торган бөҗәкләрнең иң күбен (31 процент) коңгызлар тәшкил итә. Икенче урында (18 процент) төрле кортлар, өченче урында бал корты, шөпшә, кырмыска кебек элпәканатлы бөҗәкләр (14 процент). Чикерткә сыман турыканатлы бөҗәкләр дә ризыкка ярый торган бөҗәкләрнең шактый зур өлешен тәшкил итә (13 процент).

Күпчелек кешеләр бөҗәкләрне авыл хуҗалыгына һәм хайваннарга зыян китерүче җирәнгеч җан ияләре дип саный. Әмма бөҗәкләрнең азык-төлек мәсьәләсен чишүгә ни кадәр зур өлеш кертүен һәм кертә алуын, табигатьтә хәлиткеч роль уйнавын күпләр белми. Кешелек дөньясының бер өлеше бөҗәкләрне ачлыктан исән калу өчен ашаса, икенче өлеше бөҗәк белән туклану культурасына инде күптән ияләшкәнгә күрә аларны гадәти ризык буларак куллана.

Африка кыйтгасында, мәсәлән, кайбер кабиләләр мал асрап азапланмыйча тирә юньдәге черкиләрне генә майлы табага җыеп кыздыралар икән.



БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе чыгарган китапта: “бөҗәкләр һәркайда яши, тиз үрчи, тиз үсә һәм табынга тиз әзерләнә, табигатькә азрак зыян китерә”, диелә.

Әлеге хезмәт авторлары бөҗәк итенең аксымга, майга һәм төрле минералларга бай булуын да ассызыклый. Чикерткәсыман бөҗәкләр, бер ук күләмдә аксым җитештерү өчен мөгезле эре терлек белән чагыштырганда 12 мәртәбә азрак үсемлек ашый, икән. Күпчелек бөҗәкләрнең үрчүе табигатькә япма тәэсире бирүче газларны башка хайваннар белән чагыштырганда азрак чыгаруын да истә тотарга чакыра бу програмны алга сөрүчеләр.

Китапны әзерләүчеләр Көнбатыш дөньясында күпләрне җирәндергән бөҗәкләрне башка күп кенә урыннарда яшәүчеләрнең бик яратып ашавын, кайбер төр бөҗәкләрнең хәтта кыйбатлы һәм затлы ризык саналуын искә алып бөҗәкләрне ризык буларак куллануны яңа рецептларга һәм ресторан менюларына да кертергә тәкъдим итә.

Шулай ук китапта кешеләрнең ашый торган күп кенә бөҗәкләрне урманнардан җыеп гайре рәсми базарларда сатуы, бөҗәкләрне үрчетүне, ризык итеп куллануны билгеләүче кагыйдәләр, кануннар булдырырга кирәклеге турында да языла.

Авторлар фикеренчә, бөҗәкләрне ризык итеп киңкүләмдә куллану техник яктан мөмкин нәрсә. Алар дөньяның төрле урыннарында уңышлы эшләп килүче азык-төлек ширкәтләренең соңгы елларда нәкъ менә шул юнәлештә хәрәкәт итүен моңа бер дәлил итеп күрсәтә.

Сенегалда малайлар саранча куа

Сенегалда малайлар саранча куа

Ислам белгечләре исә бөҗәкләрдән бары саранча гына хәләл ризык була ала дигән фикердә. Алар саранчадан башка бөҗәкләрне ашау – гөнаһ, ди. Ә саранчаның хәләл ризык булуына алар бер хәдисне дәлил итеп китерә. Анда язылганча, заманында ибн Әбү Әүфә: “Без Аллаһ илчесе белән җиде яуда катнаштык һәм ул яуларда саранча ашадык”, дип әйткән. Шул ук вакытта ислам белгечләре аларның саранчаны ачлыктан ашарга мәҗбүр булганлыгын һәм кайбер төр саранчаларның сәламәтлеккә зыянлы булуын да истә тотарга, ярамаганын ашамаска куша.

БМО идарәсенең бөҗәкләр белән туклануга игътибарны арттырырга чакыруына Татарстан президенты киңәшчесе, төрле вазифаларда республиканың авыл хуҗалыгын берничә дистә ел буе игътибар үзәгендә тоткан элекке президент Миңтимер Шәймиевнең дә шактый хисләнгән булуы сизелде. Татарстан фәннәр академиясенең гомуми җыенында "Алтын медаль" алганнан соң чыгыш ясаганда бөҗәкләр ашау мәсьәләсен дә күтәрде һәм Татарстанда бөҗәкләр белән туклану алдагы берничә йөз елда әле булмаячак, дип исәпләвен әйтте.


"Бу көннәрдә инде бөҗәкләрне ашый башларга кирәк, дип әйтәләр. Күрәсең шулайдыр, кайбер җирләрдә инде ашыйлардыр да. Кайбер җирләрдә инде ашыйлар. Ә безнең шартларда бит инде соңгы елларда тараканнар да юкка чыкты. Уңайсыз булып китте. Мин бәлки кискенләштереп әйтәмдер. Әмма бу чыннан да шулай бит. Без башкаларга көндәш була алырлык итеп җитештерергә өйрәнергә тиеш. Һәрхәлдә бездә бу якындагы берничә йөз елда әле булмаячак", диде Татарстанның элекке президенты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG