Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыру Алиягә "өстән кушусыз" ярдәм концерты үтте


Ун яшьлек Алиягә ярдәм концерты үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:11 0:00

Ун яшьлек Алиягә ярдәм концерты үтте

14 майда Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында татар җырчылары катнашында ДЦП белән авыручы Алия Бәшировага ярдәм концерты үтте.

Әлеге хәйрия чарасын Алиянең туганнан-туган апасы, җырчы Альбина Бәширова башлап йөри. Ул Казанда иганәчеләр эзләгәндә "өстән" кушу буенча гына ярдәм итүче җитәкчеләрне дә очрата.

Алия Бәшировага ярдәм концертына дистәләгән татар җырчылары килгән иде. Раяз Фасыйхов, Венера Шәмиева, Илгәрәй, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Ленар Сәйфиев, Ләйсән Гыймаева, Айгөл Рәхимова, Нурзадә, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Чәчкә һәм башка артист, биючеләр бик теләп хәйрия чарасында катнашуларын әйттеләр. Ярдәм концертын "Болгар" радиосы мөдире Илнур Фәйзрахманов алып барды.

Бу чараның төп әйдаманы - Алиянең туганнан-туган апасы, җырчы Альбина Бәширова. Аңа дуслары, "Болгар" радиосы хезмәткәрләре, бер төркем татар җырчылары, иганәчеләр ярдәм иткән. Концерттан җыелган акчалар Алияне Кытайның Харбин шәһәрендә дәваларга тотылачак. Бер реабилитация курсы үтү өчен 500 мең сумга якын акча кирәк.

Алия Илнар кызы Бәшировага туганда алынган имгәнүләр нәтиҗәсендә ДЦП (детский церебральный паралич) диагнозы куялар. Ун яшьлек Алиягә моңарчы алган дәваланулар аңлап сөйләшергә, утырырга, үрмәләп йөрергә ярдәм иткән. Тик ул йөрми һәм кеше үти алырлык гади ихтыяҗларны да канәгатьләндерә алмый икән. Шуңа да Бәшировалар гаиләсенең һәм туганнарының бар теләкләре Алияне аякка бастыру. Дәваланырга үзләренең генә көчләре җитмәгәч читтән дә ярдәм сорарга мәҗбүр булганнар.

Алиянең туганнан-туган апасы Альбина Бәширова сүзләренчә, хәйрия концертына әзерләнгәндә Казанның төрле оешма, ширкәтләрнең ишекләрен шакырга туры килгән. Шактые аларның хәленә битараф караган, бернинди дәлил дә Алиягә ярдәм итәргә, концертка билет алырга этәргеч ясамаган. Авиатөзелеш районындагы бер эре оешма җитәкчесенең үз-үзен тотышы һәм сүзләре аяктан ега язды, ди Альбина. Ул бер тиен дә ярдәм итә алмаячагын аңлатыр өчен махсус чыгымнар язылган кәгазьләр әзерләгән, сөйләшү барышында гел тормыштан зарланган һәм ярдәм сораучы аны кызгана да башлаган. Әлеге оешма җитәкчесе хәйрия гамәлләрен "өстән" кушылгач, шәһәр идарәсе мәҗбүр иткәч кенә эшләүләрен дә әйткән. Шул рәвешле алар Универсиадага ярдәм иткәннәр икән.

Уңай җавап бирүчеләр арасында Казанның икенче санлы ипи пешерү заводы директоры Владимир әфәнде дә булган, ул бик теләп хәйрия концертының күпләп билетларын алып, "Пусть наши татарочки порадуюся!" дип эшчеләренә таратырга вәгъдә биргән.
XS
SM
MD
LG